I. Кереш өлеш

Колоннада берәмләп йөрү. Тәрбияче командасы буенча, шнурлар аша уң һәм сул аяк белән атлап чыгып өзеклексез йөгерүгә күчү. Таралышып йөрү, тәрбияченең "Тукта!" дигән командасы буенча туктау һәм кулны билгә куеп, бер аякта басып калу. Йөрү һәм йөгерү күнегүләре чиратлаштыру.

II. Төп өлеш

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче кеше организмының эшчәнлек үзенчәлекләре һәм бөтенлеге турында мәгълүмат бирә. Балаларның игътибарын алар организмының һәм сәламәтлегенең үзенчәлекләрендә туплый («Миңа апельсин ашарга ярамый — миндә аллергия», «Миңа күзлек кияргә кирәк»)

«Исеңдә калдыр әле уены»

«Дневник здоровья, 3», 41 стр.

Хәрәкәтле уеннар һәм уенлы күнегүләр.

1.Уенлы күнегү «Тупны ыргыт!»

К.В.Закирова «Уйныйк, куаныйк әле...» (Балалар бакчасында уеннар). Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.

2. Хәрәкәтле уен «Әбәкче»

Балаларнын мәйданчыкта таралып басалар. Санамыш ярдәмендә әбәкче билгеләнә. Ул беләгенә тосле тасмалар бәйләп, мәйданчык уртасынна баса.

Тәрбияченең «Тот» дигән сигналы буенча балалар мәйданчыкта йогереп йори башлыйлар, әбәкче исә, аларны куып тотып , кулы белән кагылырга тырыша. Әбәкләнгән бала читкә чыгып бас. Әбәкче 3-4 баланы тоткач, уен тәмамлана. Аннан соң яңа әбәкче сайлана.

Закирова К.В., Мортазина Л.Р. «Әй уйныйбыз, уйныйбыз...», 50 нче бит.

III.Йомгаклау өлеше

 Хәрәкәтле уен «Балалар һәм әтәч»

К.В.Закирова «Уйныйк, куаныйк әле...» (Балалар бакчасында уеннар). Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.