I. Кереш өлеш.

Бер рәткә тезелү, сын тарышын һәм тигезлекне тикшерү, берәрләп колоннага күчү. Тәрбияче сигналы буенча тиз һәм әкрен хәрәкәтләр белән йөрү. Бер рәткә куелган предметлар (кабартылган туплар) арасыннан йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан бөгелгән куллар күкрәк турысында. Тупны өскә күтәрү, баш артына чыгару, өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар аерым, туп тоткан куллар аста. Кулларны алга сузу, уңга (сулга) борылу. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп тоткан куллар аста. Алга таба аска иелү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар аста. Тупны алга сузып, чүгәләү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар ирекле, туп идәндә. Туп тирәсендә уңга һәм сулга сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. 6 м араны, тупны бер кул белән идәнгә бәреп, йөгереп үтү (баскетбол варианты) (2–3 тапкыр).

2.2. Куллар белән идәнгә һәм бауга тимичә, бау астыннан чыгып йөрү (рәттән 3–4 тапкыр)

2.3. Гимнастика эскәмиясе буйлап йөгереп үтү.

3. «Кармак» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Уртага, кулына бау (сикергеч) тотып, уенны алып баручы баса. (Бауның очына комлы янчык бәйләнә) Ул, бау һәр баланың аягына тиярлек итеп, бауны идәндә әйләндерә башлый. Һәр бала сикергечнең хәрәкәтен игътибар белән күзәтә һәм, бау аның янына якынлашканда, бауны тидермәс өчен, сикереп ала. Аягына бау тигән бала уртага баса, сикергечне әйләндерә башлый, ә уенны алып баручы әлеге баланың урынын ала.

1. Кармак үз турыңа якынлашкач кына сикерергә кирәк.

2. Ком тутырылган капчык җиргә (идәнгә) ышкылып әйләнергә тиеш.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Музыка астында колоннада берәрләп польканың бию адымы белән йөрү.