8 нче әшчәнлек
Шөгыль:
8
Информация
Ай:
Ноябрь
Бурычлар
Үстерү бурычы: предметлар арасыннан йөрү, тигезлекне саклауны үстерү.
Тәрбия бирү бурычы: үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: күнегүне туп белән кабатлау.
Җиһазлау: кублар (тутырылган туплар), зур диаметрлы туплар (балалар санына карап), кыршаулар (2-3 данә), гимнастика әскәмияләре (2-3 данә), бау, ком тутырылган сумкалар.

Шөгыль барышы
Бурычлар:
Үстерү бурычы: хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.
Тәрбия бирү бурычы: үз сәламәтлекләренә карата сак караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: туп белән күнегүләрне кабатлау.
Җиһазлау: тутырылган туплар, зур диаметрлы туплар (балалар санына карап), кыршаулар (2–3 данә), гимнастика эскәмияләре (2–3 данә).
Төп хәрәкәтләр:
1. 6 м араны, тупны бер кул белән идәнгә бәреп, йөгереп үтү (баскетбол варианты) (2–3 тапкыр).
2. Гимнастика эскәмиясе буенча туры аякны күтәреп, аның астында кул чабып йөрү.
3. Кулларны баш артына куеп, кабартылган туплар арасыннан аяк очында йөгерү (2–3 тапкыр).