I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, уртача тизлек белән йөгерү (1,5 минутка кадәр). Таралышып йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче дөрес туклану турында, дөрес туклануның кеше тормышындагы әһәмияте турында кыскача мәгълүмат бирә.

Режим вакытында: «Ботка нигә тәмле?» әкияте белән танышу. http://balarf.ru/ipad/index.html

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Тупны сетка аша ыргыт» уен күнегүе.

Мәйданчыкта, балаларның буеннан югарырак итеп, сетка тартылып куела. Балалар, сетканың ике ягына ике адым ераклыкта басып, сетка аркылы туп ыргыталар. Туп ыргыту түбәндәгечә бара: беренче бала каршыдагы балага ыргыта. Каршыдагы беренче бала киредән үз каршында баскан беренче балага ыргыта. Аннан соң беренче бала тупны икенче балага бирә. Шул рәвештә уен дәвам итә. Яхшы ыргытып, тупны тоткан пар бер адым артка чигә. Димәк, икенче уенда ераграк арадан ыргыталар. Алдан билгеләнеп куелган чиккә җиткәч, уен бетә.

2. «Мин качам, син тот!» уен күнегүе.

Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлашып басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар, бергәләп:

Без, балалар, яратабызКачыш-тотыш уйнарга.

Әйдә безне тотып кара,Көчең җитсә тотарга», –

дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.

3. «Парлы эстафета» хәрәкәтле уены

Балалар парлашып, мәйданчыкның бер башында алдан сызылган сызык артына ике колоннага тезелеп басалар. Каршы якка, 6–8 м ара калдырып, уенчык куела. Тәрбияченең сигналы буенча колонналарда беренче булып басып торучы парлар, җитәкләшеп, кубларга таба йөгерәләр, аларны әйләнеп узып, үз колонналарына йөгереп кайталар да колоннаның артына басалар. Алар старт сызыгын узуга, колоннадан икенче пар йөгереп китә, һәм, барлык парлар биремне башкарып чыкканчы, уен шулай дәвам итә. Биремне иң тиз һәм кулларын ычкындырмыйча башкара алган колонна җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше.

«Шат балалар» рус халык уены.

Балалар тәрбияче белән бергә түгәрәкләнеп тезеләләр һәм бер-берсе белән кулларына тотынышалар. Түгәрәк уртасына әйдәүче баса. Балалар түгәрәк буенча уңга яки сулга таба әйләнеп йөриләр һәм түбәндәге сүзләрне көйләп әйтәләр:

Без кечкенә, шат балалар,

Яратабыз уйнарга.

Йөгерергә, җырларга.

Я, безне тотып кара,

Тот!

Соңгы «Тот!» дигән сүзне әйтү белән балалар мәйданчык (бүлмә) буйлап йөгерә башлыйлар, ә әйдәүче аларны куып тотарга тырыша. Тотылган балалар вакытлыча уеннан чыгалар. Әйдәүче 3–5 баланы тоткач, уен тәмамлана. Уйнаучылар арасыннан яңа әйдәүче сайлана (тотылган балалар сайлана алмый). Яңа уенга үткән уенда тотылган балалар барысы да яңадан катнаша. Уен 3–5 тапкыр кабатлана.