I. Кереш өлеш.

Бер шеренгага тезелеп басу, сынның тырышын һәм тигезлекне тикшерү. Колоннага берәрләп тезелеп басу, йөрү. Тәрбияченең «Фигуралар!» дигән командасына туктау һәм кайбер персонажларның гамәлләрен тасвирлап күрсәтү. Таралышып йөрү, йөгерү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – эскәмия өстенә атланып утыру, аякларны тездән бөкләү, кулларны билгә кую. Кулларны ян-яклап өскә күтәрү, ике якка сузу, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – эскәмия өстенә атланып утыру, аякларны тездән бөкләү, кулларны билгә кую. Кулларны ике якка җәю, уңга бөгелү, мөмкин булганча кул бармаклары белән идәнгә кагылу. Тураю, кулларны сузу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – эскәмия алдына басу, кулларны ирекле тоту. Уң һәм сул аякны күтәреп, эскәмиягә менү (төшү)(6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – арканы эскәмиягә терәп, идәнгә утыру. Куллар белән эскәмия кырыйларын өстән тотып, аякларны алга сузу, өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – кулларны билгә кую. Аякларны чиратлаштырып алга-артка җибәреп, сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Идәнгә кул белән тимичә, шнур астыннан чыгу (5–6 тапкыр).

2.2. Ком тутырылган кечкенә капчыкларны баш өстенә, кулларны билгә куеп, гимнастика эскәмиясендә йөрү (2–3 тапкыр).

2.3. Уң һәм сул аякны чиратлаштырып, билгеле бер предметка кадәр сикерү (2–3 тапкыр).

Ике багананы урнаштыру һәм идәннән 40 см биеклектә шнур сузу, зал стенасы буена ике гимнастика эскәмиясе кую. Күрсәтеп аңлатканнан соң, төркемләп шнур астыннан чыгу.

Сикерү өчен башлангыч сызыкны күрсәтү, беренче төркемнең бер рәткә тезү. Тәрбияче командасы буенча старт сызыгына кадәр уң һәм сул аякларында сикереп бару.

2. «Аучы һәм куяннар» хәрәкәтле уены.

Мәйданчыкның бер ягында сызык белән аучы урыны билгеләнә. Санамыш ярдәмендә «аучы» сайлана. Икенче якта «куяннар» өчен түгәрәкләр сызыла. Һәр түгәрәккә 2–3 куян урнаша. Аучы, куян эзләрен эзләгән булып, мәйданчыкны әйләнеп чыга һәм үз урынына кайта. Тәрбияче: «Куяннар аланга чыктылар», – ди. Куяннар, үзләренең түгәрәкләреннән чыгып, ике аякларында сикерә-сикерә, алга таба йегереп китәләр. Тәрбияченең «Аучы!» дигән сүзеннән соң, куяннар түгәрәкләр эченә йөгерәләр, ә аучы, урыныннан кузгалмыйча, аларга туп ыргыта. Туп тигән куянны аучы үз янына алып китә. Уенны ике-өч тапкыр кабатлаганнан соң, икенче аучы сайлана. Уен дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.