12 нче әшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: физик культурага һәм спортка карата кызыксыну, бердәмлек, дуслык, игътибарлык сыйфатларын тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларда сәламәт яшәү рәвеше ихтыяҗы формалаштыру уен күнегүләрен туп белән кабатлау.
Җиһазлау: кублар, бруслар, тутырылган туплар, туплар (балалар саны буенча), бау, ком тутырылган капчык.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Бер рәткә куелган предметлар арасыннан йөрү, киртәләр аша узып йөгерү. Шеренгага тезелү. Ике шеренгага тезелеп басу.
II. Төп өлеш.
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Идәндә калма!» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең төрле җирләренә, бер-берләреннән ара калдырып, 25–30 см биеклегендә төрле әйберләр: баскычлар, биеклеккә куелган такталар, зур шакмаклар, киңлеге 25 см дан ким булмаган эскәмияләр куела. (Балалар шул әйберләр өстенә менәргә тиеш булалар.) Әбәкче сайлана һәм аның кулына тасма бәйләнә. Балалар бүлмәнең төрле җирләренә урнашалар.
Балалар бубен тавышына мәйданчык буйлап йөриләр, йөгерәләр яки сикерәләр. Әбәкче дә балалар белән бергә йөри. Тәрбияченең «Тот!» дигән сигналыннан соң барлык балалар мәйданчыкка куелган теләсә кайсы әйбер (биеклекләр) өстенә менеп урнашалар. Әбәкче әйберләр өстенә менеп өлгермәүчеләрне тота. Тотылган балалар читкә барып утыралар. Уенны 2–3 тапкыр кабатлагач, тотылган балалар саны билгеләнә һәм икенче әбәкче сайлана. Икенче әбәкче сайлангач, уен яңадан башлана.
1. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче татар халкының хәрәкәтле уеннары турында мәгълүмат бирә. Берсен уйнап карарга тәкъдим итә.
«Буяу сатучы һәм буяулар» татар халык уены.
Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре кушып чыга. Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:
Буяуларың бар микән,
Зәңгәр микән, ал микән?
«Төсем матур, мине ал», –Диючесе бар микән?
Буяу сатучы җавап бирә:
Буяуларым күптән-күп:
Зәңгәр, кызыл, яшел, күк,
Кайсы һөнәрен күрсәтсә,
Шуңа шөһрәт, даннар күп.
Сатып алучы бер төсне атый. Әлеге төс белән билгеләнгән бала үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәтә. Сатып алучы бу төсне алып үз сафына китә. Аннан буяу сатып алырга икенче малай килә. Уен буяулар алынып беткәнче дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.