1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларны йөгергәндә бер-берсе арасында дөрес дистанция саклый белергә өйрәтү
Белем бирү бурычы: туп ыргытуны кабатлау, тигезлекне саклап, авыш такта буенча йөрүне ныгыту.
Җиһазлау: кегльләр, кыршаулар (балалар санына карап), ыргаклы гимнастика такталары (2 данә), гимнастик әскәмияләре (2 данә), борыслар, туплар (балалар саныннан 2 тапкыр кимрәк), тасмалар (балалар санына карап).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер рәткә тезелеп басу, тигезлекне тикшерү. Бер-берсе арасында билгеле бер ара саклап, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү. Беренче булып баручыны берничә тапкыр алмаштырып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршау тоткан куллар аста. Кулларда тоткан кыршауны алга сузу, артка чыгару, алга сузу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршауны тоткан куллар күкрәк турысында. Чүгәләү, кыршауны алга чыгару, тураю, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар аерым, кыршау аста. Кыршауны өскә күтәрү, уңга иелү (сулга). Кыршауны өстә тотып, тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 2–3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып, утыру, кыршауны күкрәк турысында тоту. Алга таба иелү, мөмкин кадәр ераграк сузылып, кыршауның өске өлеше белән идәнгә тию. Тураю, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршау идәндә. 1–7 кадәр санау хисабына кыршау янында сикерү. Күнегүне тәмамлагач, кыршау эченә сикереп керү (2–3 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршау аста. Кыршауны өскә күтәрү, уң (сул) аякны артка аяк очына куеп, иелү, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 2–3 тапкыр эшләү).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Кулларны билгә куеп, авыш тактадан ян белән менү. Гимнастика эскәмиясенә күчеп, кулларны билдә тоткан килеш, ян белән йөрү.
2.2. 30 см биеклектәге шакмаклар аша куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).
2.3. Бер рәттә басып торган хәлдә, тупны баш артыннан бер-береңә ыргыту (10–12 тапкыр).
Күнегүләрне эшләү тизлеге уртача (һәр баланың көченнән чыгып).
3. «Кыршау тәгәрәтү» уен күнегүе.
Уйнаучылар кыршаулар тотып, бер-берсеннән 1 м ара калдырып, рәткә тезелеп басалар. Тәрбияче сигналы буенча, алар, кыршауларны тәгәрәтеп, 5–6 м ара үтәләр. Финиш сызыгына беренче булып килеп җиткән бала җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.«Парлы эстафета» хәрәкәтле уены
Балалар парлашып, мәйданчыкның бер башында алдан сызылган сызык артына ике колоннага тезелеп басалар. Каршы якка, 6–8 м ара калдырып, уенчык куела. Тәрбияченең сигналы буенча колонналарда беренче булып басып торучы парлар, җитәкләшеп, кубларга таба йөгерәләр, аларны әйләнеп узып, үз колонналарына йөгереп кайталар да колоннаның артына басалар. Алар старт сызыгын узуга, колоннадан икенче пар йөгереп китә, һәм, барлык парлар биремне башкарып чыкканчы, уен шулай дәвам итә. Биремне иң тиз һәм кулларын ычкындырмыйча башкара алган колонна җиңүче була.