Бурычлар:

Үстерү бурычы: ишетү сәләтен, сыгылмалылыкны үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда спортка карата уңай караш тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: йөгерүле һәм сикерүле уен күнегүләрен өйрәнү. Спорт хәрәкәтләре башкару күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: кеглиләр, кыршаулар (балалар саны буенча), ыргаклы гимнастика такталары (2 данә), гимнастика эскәмияләре (2 данә), кабартылган туплар (диаметры 20–25 см, балалар саныннан 2 тапкырга кимрәк), тасмалар (балалар саны буенча).

Төп хәрәкәтләр төрләре:

1. Кулларны билгә куеп, авыш тактадан ян белән менү. кулларны билдә тоткан килеш, ян белән гимнастика эскәмиясенә куелган предметларны атлап чыгу.

2. Кабартылган туплар арасыннан (4 м) куш аяклап сикерү.

3. Ирекле ысул белән бер-береңә туп ыргыту.