I. Кереш өлеш.

Беренче баручы артыннан уртача темпта кар биналары арасыннан төрлечә йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Саф һавада булуның, кышкы хезмәтнең файдасы турында әңгәмә оештыра.

Режим вакытында: А. Әхмәт «Ай-хай» хикәясе. http://balarf.ru/ipad/library.html?id=141

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Йөгереп кит!» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар арасыннан уенны алып баручы сайлана. Балалар түгәрәк ясап басалар. 2–3 бала түгәрәкнең уртасына урнаша. Аларның аяк очларында икешәр кар йомарламы ята.Уенны алып баручы берничә хәрәкәт ясый (чүгәли, кулларын өскә күтәрә, сикерә һ.б.), ә түгәрәктә басып торучылар әлеге хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Тәрбияче: «Йөгереп кит!» – дип сигнал биргәч, балалар алдан сөйләшеп билгеләнгән чиккә кадәр төрле якка йөгереп китәләр. Бу вакытта түгәрәкнең эчендә басып торучы балалар аларны куалар һәм кар йомарламнары белән аталар. Кар йомарламы тигән балалар уеннан чыга баралар. Тәрбияченең сигналы булуга уйнаучылар яңадан түгәрәккә җыелалар. Кемгә күпме кар йомарламы тидерелгәне ачыклана. Бер кар йомарламы да тидертмәгән балалар арасыннан яңа алып баручы сайлана. Уен 5–6 тапкыр кабатлана.Карны йөгереп китүчеләрнең аякларына гына да атарга мөмкин.

2. «Кар йомарламнары ташу» хәрәкәтле уены.

Уен спорт мәйданчыгында уйнала. Мәйданчык уртасына зур кыршау салына яисә түгәрәк сызыла (алдан төсле су катырып ясарга мөмкин). Дүрт почмакка диаметры 50 см булган кечерәк кыршаулар, ә аларның эченә уенчылар санынча кар йомарламнары салына. Уйнаучылар, дүрт төркемгә бүленеп, кечкенә кыршаулар янында билгеләнгән сызык артына килеп басалар. Сигнал булгач, һәр төркемнән бер бала кыршау эченнән кар йомарламын (берне) ала да уртадагы зур кыршауга таба йөгерә. Кар йомарламын кыршау эченә куйгач, тиз генә үз төркеме янына йөгереп килә. Ул килеп җитүгә, кар йомарламын алып, төркемнән икенче бала йөгереп китә. Уен шулай дәвам итә. Кар йомарламнарын иң беренче булып зур кыршауга ташып бетергән төркем җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше.

Кар корылмалары арасыннан колоннада берәрләп иң җитез төркем артыннан йөрү.