4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: шуышу һәм тупны ату буенча күнегүләр ясауны өйрәнү. Бер якка борылып, кулга кул тотынышып түгәрәктә йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: флаглар (балалар саныннан 2 тапкыр күбрәк), кабартылган туплар, тартмалар, туплар (балалар саны буенча).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, колоннага берәрләп тезелеп басу. Түгәрәкне барлыкка китерү (Тәрбияче боерыгы буенча, колоннада беренче булып баручы йөрү темпын тизләтеп, колоннаның ахырында баручы балага якынлашырга тиеш). Кулга кул тотынышып, түгәрәктә йөрү. Тәрбияче боерыгы буенча уңга-сулга борылу. Йөрү һәм йөгерүне чиратлашу.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар аста. Флагчыклар тоткан кулларны алга сузу, өскә күтәрү, ян-якка аеру, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр)
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар аста. Флагчыклар тоткан кулларны ян-якка җәю. Уң (сул) аяк белән читкә бер адым атлау, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклары аерып, идәндә утыру, флагчыкларны күкрәк янына якынайту. Уң (сул) аякка алга таба бөгелү, флагчыкның таяклары белән аяк очына кагылу, башлангыч торышка кайту (һәр аякка 3–4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тезләнеп, флагчыклар тоткан куллар күкрәк янында. Уңга (сулга) борылу, флагчыкларны ян-якка сузу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар аста. Чүгәләп утыру, флагчыкларны алга сузу, тураю, Башлангыч торыш – ка кайту (6 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар аста. Флагчыклар тоткан кулларны җәеп, аякларны аерып һәм бергә куеп сикерүне чиратлаштыру.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Аяктан аякка сикереп алга таба бару (2–3 тапкыр);
2.2. Тупны өскә ыргыту һәм ике кул белән тотып алу (2 тапкыр);
2.3. Предметлар арасыннан үрмәләп йөрү.
3. «Соңга калма» хәрәкәтле уены.
Бер рәткә 3–4 эскәмия тезелеп куела. Аларның алдында һәм артында, 3 м ара калдырып, сызык үткәрелә. 5–6 бала дүрт аякка басалар, эскәмияләргә кадәр мүкәләп баралар, эскәмия астыннан шуышып чыгалар да басып каршыдагы сызыкка кадәр йөгерәләр. Анда борылалар, кабат дүрт аякка басалар һәм эскәмияләргә кадәр мүкәлиләр, аларның астыннан шуышып чыгып, башлангыч сызыкка йөгереп киләләр.
* Эскәмияләр астыннан теләсә нинди ысул белән (турыга, ян белән) чыгарга мөмкин
III. Йомгаклау өлеше.