Бурычлар:

Үстерү бурычы: башка якка борылып, кулга кул тотынышып түгәрәктә йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: шуышу һәм тупны ату буенча күнегүләр ясауны өйрәнү.

Җиһазлау: флагчыклар (балалар саныннан 2 тапкыр күбрәк), кабартылган туплар, тартма, туплар (балалар саны буенча).

Төп хәрәкәтләр төрләре:

1. Сул һәм уң аякны алмаштырып сикерү (2 тапкыр);

2. Тупны баш белән этеп, алга таба шуышып бару (2 тапкыр);

3. Тутырылган тупны әйләндерү (2–3 тапкыр).