I. Кереш өлеш.

Берәрләп колоннага тезелү, уртача темпта тәрбияче артыннан кар корылмалары арасында йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче авыру кешенең хәле, авыру кешене карау кагыйдәләре турында, аларга ничек итеп ярдәм итеп булуы турында мәгълүмат бирә. Авыртмас өчен саф һавада күбрәк булырга кирәклеген аңлата.

«Ашыгыч ярдәм». http://balarf.ru/ipad/index.html

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Кем төзрәк ыргытыр?» уен күнегүе.

Уен өчен алдан кар йомарламнары (яисә нарат күркәләре) әзерләнә. Уенны башлар алдыннан алып баручы балаларга кар йомарламнарын ничек тотарга һәм ыргытырга кирәклеген аңлата. Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага кыршау салына яисә очларын бәйләгән баудан түгәрәк ясала. Аның диаметры – 1.5–2 м. Балалар бу түгәрәктән 1–2 адым ераклыкта басып торалар. Аларның кулларында – кар йомарламнары. Уенны оештыручының «Ыргыт!» сүзеннән соң, барлык балалар да кар йомарламнарын түгәрәккә ыргыталар. Кар йомарламы түгәрәк уртасына төшкән бала төз атучы була. Уенны кабатлаганда, балалар кар йомарламнарын икенче кул белән ыргыталар.

2. «Кар йомарламын тидертмә! уен күнегүе.

Мәйданчык уртасында бер-берсеннән 4–5 м ара белән ике параллель сызык сызыла. Уйнаучылар арасыннан бер бала уенны алып баручы итеп билгеләнә. Ул «коридор»га – сызыклар арасына баса. Аның кулында тоткалы кәрзин, кәрзингә берничә кар йомарламы салынган. Калган уенчылар бер сызыкның артына, уенны алып баручыга карап басалар. Тәрбияче сигналы буенча балалар, коридор аша үтеп, икенче сызыкка таба йөгерәләр, ә уенны алып баручы, аларга тидерергә тырышып, кар йомарламнары ата. Кар йомарламы тигән бала алып баручы ярдәмчесе була, һәм ул калган балаларга кар ата. Уен балаларның күпчелеге алып баручы ярдәмчесенә әйләнгәч, тәмам була. Бер тапкыр да кар йомарламы тидертмәгән балалар билгеләп үтелә.3. «Ике суык» хәрәкәтле рус халык уены.

3. «Ике суык» хәрәкәтле рус халык уены.

Мәйданчыкның (бүлмәнең) ике ягында сызыклар белән ике «өй» билгеләнә. Өйләр арасы 25–30 адым (12–15 м) булырга тиеш. Уйнаучылар мәйданчыкның бер ягына урнашалар. Ике бала уенны алып баручы итеп билгеләнә. Алар, йөзләре белән уйнаучыларга карап, мәйданчык уртасына басалар. Уенны алып баручыларның берсе – Суык-кызыл борын, икенчесе Суык-күмгәк борын була. «Башлагыз!» дигән сигналдан соң, алар болай диләр:

Без икебез бертуган,

Ике суык, җил-буран!

– Мин – Суык-кызыл борын,

– Мин – Суык-күмгәк борын.

Юлга чыгып китәргәКем курыкмый, әйтегез?

Юлда очраучыларның

Өшетәбез барысын.

Балалар хор белән җавап бирәләр:

Без суыктан курыкмыйбыз,

Йөгерәбез, уйныйбыз!

Шуңа да без туңмыйбыз.

«Туңмыйбыз» дигән сүздән соң барлык уйнаучылар каршы яктагы өйгә йөгерәләр, ә ике суык куллары белән кагылап аларны «туңдырырга» тырыша. (Суык кулы белән кагылуга, уйнаучы туктарга тиеш.) Туңдырылган балалар, тотылган урында туктап, барлык уйнаучылар йөгереп узганчы кузгалмыйча басып торалар. Туңдырылган балалар саны исәпләнә, аннан соң алар калган уйнаучыларга кушылалар.

Йөгереп күченүләр 3–4 тапкыр кабатлана. Туңдырылган балаларның гомуми санын исәпләгәннән соң, икенче суыклар сайлана, һәм уен яңадан башлана.