I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү. Ориентирлар буенча залның (мәйданчыкның) почмакларында төгәл борылышлар ясап йөрү. Уртача темпта йөгерү. Өч колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Аяк очларына күтәрелү, кулларны ике яктан өскә күтәрү. Бөтен аяк табанына төшү, кулларны ян-якка сузу, Башлангыч торыш – ка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Чүгәләү, кулларны алга сузу, тураю, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Кулларны ян-якка сузу, уңга (сулга) бөгелү, тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

4. Башлангыч торыш – тезләнеп, кул учларын идәнгә кую. Уң (сул) аякны артка (алга) сузу, башлангыч торышка кайту (һәрбер аяк белән 4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – корсакка яту, куллар аска төшерү. Кулларны өскә күтәреп, иелү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Уң (сул) аяк белән алга – өскә селкү, башлангыч торышка кайту (һәр аякка 3 әр тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Зур диаметрлы тупны астан ике кул белән ыргыту.

2.2. Эскәмия читләренә ике кул белән тартылып, гимнастика эскәмиясе буйлап корсакта шуышу (2–3 тапкыр).

2.3. Башларына капчык куеп, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү. Эскәмия уртасында бер аякны күтәреп басып тору (2–3 тапкыр).

Беренче күнегү шеренгада килеш үткәрелә. Бер төркем балаларның кулында туплар.

Үрмәләү һәм тигезлек саклау күнегүләрен кыскача аңлатылганнан соң ике колонна тарафыннан башкару. Төп игътибарны эскәмия кырыен дөрес итеп тоту һәм көчле тартылуга бирү. Бирем уртача темпта үтә. Өченче күнегү вакытында балага булышу мәҗбүри.

3. «Тупны сетка аша ыргыт» уен-күнегүе.

Мәйданчыкта, балаларның буеннан югарырак итеп, сетка тартылып куела. Балалар, сетканың ике ягына ике адым ераклыкта басып, сетка аркылы туп ыргыталар. Туп ыргыту түбәндәгечә бара: беренче бала каршыдагы балага ыргыта. Каршыдагы беренче бала киредән үз каршында баскан беренче балага ыргыта. Аннан соң беренче бала тупны икенче балага бирә. Шул рәвештә уен дәвам итә. Яхшы ыргытып, тупны тоткан пар бер адым артка чигә. Димәк, икенче уенда ераграк арадан ыргыталар. Алдан билгеләнеп куелган чиккә җиткәч, уен бетә.

III. Йомгаклау өлеше.

«Туп бирешү» уен күнегүе

Уйнаучылар ике төркемгә бүленәләр һәм, 2–3 адым ара калдырып, кара-каршы басалар (ике рәткә тезеләләр). Һәр рәттәге уйнаучыларның беренчеләре зур туп алып, 1, 2, 3 дип санап, үз төркемнәрендәгеләргә аталар. Туп, ахырдан уйнаучыларга барып җиткәч, тагын берничә тапкыр шулай кире кайта. Һәр туп, шулай итеп, рәт буенча 3 тапкыр барып кайта. Кайсы төркем шуны беренче эшләп бетерсә, шул откан була. Тупны тота алмыйча җиргә төшерсәләр, уен яңадан башлана.

Туп белән уйнау балаларны җитез, өлгер, җиңел, кызу хәрәкәткә өйрәтә. Вакытын карап, чамалап, тупны ыргытырга, күз ярдәмендә чамаларга өйрәтә. Туп уйнаганда, бер үк вакытта уң кулны да, сул кулны да күнектерергә кирәк.