I. Кереш өлеш.

40–50 м араны йөрү. Бер колоннадан таралып парлашу. Чаналарны тартып тауга менү һәм төшү.

II. Төп өлеш

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче Олимпия уеннары турында, аларның ил тормышындагы әһәмияте турында мәгълүмат бирә. Куркынычсызлык техникасысының нигезләре, спорт мәйданчыгында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

«Спорт төрләре».

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Төз атучылар» уен күнегүе.

Балаларның бер төркеме шеренгага тезелә. 4 м ераклыкта тәрбияче төсле кеглиләр куя һәм аның командасы буенча балалар кар йомарламнарын ыргыталар, кеглиләрны бәреп аударырга тырышалар, аннары балаларның икенче төркеме шул ук эшне башкара.

2. «Чаналарга» уен күнегүе.

Чаналарны мәйданчыкның бер ягына урнаштыралар. Аларның саны уйнаучылардан бергә кимрәк булырга тиеш. Мәйданчыкның икенче каршында балалар йөгереп йөри, әйләнәләр, сикергәлиләр. Тәрбияче: «Чаналарга!» – дип сигнал бирүгә, балалар чаналарга таба йөгерә һәм тиз генә берәр чанага утырырга тырыша. Иң соңгы булып килгән бала урынсыз кала һәм отылган булып санала.

3. «Чаналар белән ярыш» уен күнегүе.

Ярышта 2–3 команда катнаша. Һәр командадан ике уенчы, бер-берләренә аркаларын терәп, чанага утыралар. Чананы аяклары белән этә-этә, алар тизрәк финишка барып җитәргә тырышалар. Аннары. йөгереп, стартка кайталар һәм чаналарын икенче пар уйнаучыларга тапшыралар. Эстафета өчен иң аз вакыт сарыф иткән команда җиңүче итеп билгеләнә.

III. Йомгаклау өлеше.

50 см ераклыкта урнашкан кеглиләр арасыннан колоннада йөрү.