I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, берәрләп колоннага күчү, кулга-кул тотынышып, түгәрәк буйлап бару hәм йөгерү. Түгәрәктә барганда, тәрбияче сигналы буенча, уңга һәм сулга борылышлар ясау. Игътибарны түгәрәкнең дөрес формасын үтәүгә, йөрешнең һәм йөгерүнең тигез һәм ритмик булуына бирү. Атлап бару һәм таралышып йөгерү. Өч колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар баш артында. Кулларны өскә күтәреп, ян-якка сузу, башлангыч торышка кайту (7 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар аерым, бөгелгән куллар җилкәдә. Терсәкләрне уңга (сулга) әйләндерү, кулларны ян-якка сузу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Кулларны ян-якка сузу, уң (сул) аякны бөкләп, ике кулны тез өстенә кую. Аякны төшерү, кулларны ян-якка сузу, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 4 тапкыр эшләү).

4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар җилкәдә. Кулларны түгәрәк буенча алга hәм артка чиратлаштырып әйләндерү (4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар бергә куеп, идәнгә утыру, артка кулларга таяну. Аякларны чиратлаштырып өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – аркада яту. Аякларны тездән бөкләү, башлангыч торышка кайту (7–8 тапкыр)

7. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар ирекле. 1–7 кадәр санау хисабына куш аяклап урында сикерү, 8 санын әйткәндә, югарырак сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика стенкасының таякларын калдырмыйча, төрле ысул белән өскә таба менү (2–3 тапкыр);

2.2. Кулларны баш артына куеп, гимнастика эскәмиясенең тар рейкасы өстендә туры юнәлештә йөрү (2–3 тапкыр);

2.3. 40 см ераклыкта куелган предметлар арасыннан ике аякта сикереп бару.

Гимнастика эскамиясеннән барганда, тәрбияченең балага булышуы мәҗбүри. Гимнастика стенкасының таякларын дөрес итеп тотуларына игътибар итү.

3. «Күчтек» хәрәкәтле уены

Идәндә диаметры 20–30 м лы зур түгәрәк, ә аның эчендә уйнаучылар санынча кечкенә түгәрәкләр (диаметры 60–70 см) сызыла. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы сайлана, ул зур түгәрәк уртасында басып тора. Уенны алып баручы: «Күчтек!» – ди. Бу сүздән соң уйнаучылар, бер аякта сикерә-сикерә барып, тиз генә бер-берләре белән урыннарын (түгәрәкләрен) алышалар. Алып баручы да, бер аягында сикерә-сикерә барып, берәр түгәрәк эченә кереп калырга тырыша. Урынсыз калган бала уенны алып баручы була.

III. Йомгаклау өлеше

Кулларны билгә, җилкәгә, баш артына куйган хәлдә сулыш күнегүләрен ясап, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.