Бурычлар:

Үстерү бурычы: гимнастик стенка буйлап шуышырга, тигезлеккә һәм сикерүгә күнегүләр ясау.

Тәрбия бурычы: мөстәкыйльлек, спорт җиһазларына карата сакчыл караш тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: балаларны кулга-кул тотынышып, таралышып атлау hәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: 2 гимнастика эскәмиясе, шакмаклар (кабартылган туплар), комлы кечкенә капчыклар.

Төп хәрәкәтләр:

1. Кулларны баш артына куеп, гимнастика эскәмиясенең тар рейкасы өстендә туры юнәлештә йөрү (2–3 тапкыр).

2. Тезләр арасына комлы кечкенә капчыкны кыстырып шакмаклар (кабартылган туплар) арасыннан ике якта сикерү (2–3 тапкыр).