I. Кереш өлеш.

Бозлы корылмалар арасыннан, чылбырны өзмичә, тәрбияче артыннан уртача йөрү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче кышкы уеннар турында, аларның безнең тормышыбыздагы урыны турында мәгълүмат бирә. Куркынычсызлык техникасы нигезләре, спорт мәйданчыгында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыра.

Дидактик уен: «Кайсы спорт төре?»

(Тәрбияче балаларга төрле спорт төрләренә хас булган атрибутлар күрсәтә.(спорт җиһазлары һәм инструментлар), балалар спорт төрен атыйлар.)

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Сукмакны үтеп чык!» уен күнегүе.

Кардан иелгән биеклек өстеннән үтеп чыгу.

2. «Юл буйлап» уен күнегүе.

Карлы юлда 4–6 метр озынлыктагы, 40–50 см киңлектәге аралыкны билгеләү. Кар өстеннән йөгереп, мөмкин кадәр күбрәк бозлы юл буйлап шуу. Кем күпме аралыкта шуганын белер өчен, ераклыкны билгеләүче күрсәткечләр кую. Иң җитез балаларны билгеләү.

3. «Кыш бабай» хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Уйнаучылар арасыннан Кыш бабай сайлана. Кыш бабай, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, акрын гына түгәрәк уртасында йөри:

Ап-ак озын сакаллы

Бу менә мин – Кыш бабай.

Эзләп сезне урманда,

Йөрим инде ничә ай.

Тиз йөгереп килсеннәр

Миңа кирәк җәнлекләр!

Түгәрәктә торучы балалар: «Син нинди җәнлекне эзлисең соң? – дип сорыйлар. Кыш бабай: «Куяннарны эзлим», – ди. Түгәрәктә торучы балалар куяннар кебек сикерешәләр. Бераз сикергәч, Кыш бабай: «Хәзер мин сезне тотам!» – ди. Куяннар йөгерешеп китәләр, ә Кыш бабай аларның берсен куып тота. Уен яңадан башлана. Бу юлы Кыш бабай башка бер җәнлекне (мәсәлән, тиеннәрне, аюларны, боланнарны һ.б.) эзләвен дәвам итә. Балалар шул җәнлекләрнең хәрәкәтләрен (мәсәлән, аюлар алпан-тилпән йөри, тиеннәр вак-вак сикерешеп йөриләр, боланнар бик тиз йөгерәләр һ.б.ны) күрсәтәләр. Тотылган җәнлекләрне Кыш бабай бер читкә алып китә, уен кабатланганда, алар яңадан түгәрәккә тезеләләр.

III. Йомгаклау өлеше.

Уртача темпта берәрләп колоннада йөрү.