I. Кереш өлеш

Шеренгага тезелү, сыннарны тигез тотуларын тикшерү, берәрләп колоннага күчү. Шахмат тәртибендә урнашкан шакмаклар арасында йөрү һәм йөгерү. Өч колоннага тезелү.

II. Төп өлеш

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, шакмак уң кулда. Кулларны ике яктан өскә күтәреп, шакмакны сул кулга күчерү; кулларны ян-якка җәеп аска төшерү. Кулларны өскә күтәреп, шакмакны уң кулга күчерү, кулларын ян-якка җәеп җибәрү; башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмак уң кулда. Кулларны ян-якка җәеп, алга иелү; кулларны билгә кую, шакмакны аяк табаннары арасына куеп, тураю. Иелеп, шакмакны алу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнү, шакмакны уң кулда тоту. Уңга таба борылып, уң аякның үкчәсенә шакмак белән кагылу һәм тураю; шакмакны сул кулга күчерү. Сулга таба борылып, шакмак белән сул аякның үкчәсенә кагылу һәм тураю, шакмакны уң кулга күчерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аркада ятып, шакмак тоткан кулларны башларыннан өскәрәк күтәрү. Аякларны мөмкин булган кадәр өскә күтәреп сузу, шакмаклар тоткан куллар белән яак очына кагылырга тырышу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, шакмак уң кулда. Чүгәләп, шакмаклар тоткан кулны алга сузу, башлангыч торышка кайту. (6 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар ирекле, шакмак идәндә. Шакмак янында уңга һәм сулга сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Идәнгә куелган такта уртасына хәтле кара-каршы атлап килү һәм таралу.

2.2. Бер-берсеннән ераклыгы 5 м булган шакмаклар арасыннан уң һәм сул аякта чиратлаштырып сикерү (2–3 тапкыр).

2.3. Диаметры 20–25 см булган тупны бер-береңә баш артыннан ике кул белән ыргыту.

3. «Кыршау эченә ыргыт» уен күнегүе.

Балалар залда 2–3 төркем булып басалар. Аларның каршысына идәнгә кыршаулар (диаметры 50 см) салына. Уйнаучыларга кечкенә туплар бирелә. Төркемнәрдәге балалар тәрбияче сигналы буенча кулларындагы тупларны, кыршау эченә туры китерергә тырышып, ыргыталар. Иң төз ыргытучы балаларны тәрбияче мактый.

III. Йомгаклау өлеше

«Атның койрыгын тот» удмурт халык уены.

Уйнаучылар бер-бер артлы тезелеп басалар. Һәркем үзенең алдында торган баланың биленнән тота. Колонна башында баскан бала – «баш», ахырында басып торганы «койрык» була. Сигнал булуга «баш», уенчыларны үз артыннан ияртеп, боргалана-боргалана йөгерә башлый, «койрыкны» тотарга тырыша. Тота алса, санамыш ярдәмендә яңа «баш» һәм «койрык» сайланып, уен дәвам итә.Уйнаучылар бер-берләренең билләренә, уен барышында ычкынып китмәслек итеп, бик ныклап тотынырга тиешләр.