I. Кереш өлеш.

Түгәрәк буйлап тотынышып йөрү. Бер-береңә бәрелмичә йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Йомшак мендәрләрләр белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Кулларны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Алга таба иелү, үкчәне тоту, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – мендәрләр артына басу, куллар артта. Утыру (качу) һәм басу (күренү) (4 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – мендәрләр алдына басу, аяклар бергә, куллар янда. Мендәрләргә утыру, куллар алда, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – мендәрләр янына басу, куллар аста. Мендәрләр тирәли куш аяклап сикерү, йөрү белән чиратлаштыру (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Җиңелчә алга этелеп, тәрбияченең бала кулы (югары күтәрелгән) биеклегендәге учына кадәр сикерү;

2.2. Вертикаль торган кыршау аша тупны тотып шуышу;

2.3. Предметлар арасыннан бер һәм ике кул белән бер-береңә туп тәгәрәтү.

«Кояшкай» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче балаларны үз янына чакыра, сөйли:

Кояшкай, кояшкай!

Безгә син елмай.

Бик рәхәт син булганда,

Яратабыз уйнарга.

Балалар башта кулларын чәбәкләп торалар, «яратабыз уйнарга» дигән сүзләрдән соң бер урында сикерәләр.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче сөт ризыклары һәм аларның шифасы турында сөйли.

Сәмига Сәүбәнова. «Шифалы сөт». https://balarf.ru/ipad/library.html?id=59 (тыңлау).

IV. Йомгаклау өлеше. 

10–15 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.