Кабатлау өчен материал
Информация
1 нче атна. Тупны кулда тотып, куш аяклап сикерү. Бирелгән арадан тупны тәгәрәтеп шуышып бару. Ике уенчык арасыннан тупны бер кул белән тәгәрәтеп бару.
«Аю һәм балалар» хәрәкәтле уены.
Балалар бүлмәнең бер башында урындыкларда утырып торалар. Бер читтә «аю» утыра. Тәрбияче: «Балалар, көн кояшлы. Урамга уйнарга чыгыйк!» – дигәч, балалар, урыннарыннан торып, бүлмә буйлап йөгереп китәләр, сикерәләр, уйныйлар, бииләр. Тәрбияче: «Аю килә!» – диюгә, балалар урыннарына йөгерәләр. Аю аларны куа. Уен шулай дәвам итә.
2 нче атна. Идәннән 50 см биеклектә урнаштырылган гимнастик таяк астыннан шуышу. Ике тупны чиратлап (ике кул белән) дуга астыннан тәгәрәтү. Кулга туп тоткан килеш алга этелеп сикерү.
«Туп кемдә?» хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәк ясап идәндәге паласка утыралар. Аяклары як-якка җәелгән. Тәрбияче уртада утыра. Ул, чиратлаштырып, балаларга таба тупны тәгәрәтеп җибәрә: «Туп кемгә таба тәгәрәде?» («Тупны кем тотты», «Туп кемдә?») – дип сорый. Тупны тотып алган бала үзенең исемен әйтә һәм тупны кире тәрбиячегә җибәрә.
3 нче атна. Баланың күтәрелгән кулы биеклегенә эленгән шалтыравыкка кадәр сикерү; Эскәмия астыннан шуышу. Тупларны бер-береңә һәм тәрбиячегә тәгәрәтү.
«Инеш аша» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче җирдә ике сызык сыза (бүлмәдә уйнаганда бау яки сикергечтән файдаланырга мөмкин) – бу «инеш». Аннары сызыклар өстенә 2–3 м озынлыктагы (киңлеге 25–30 см) такта куела – бусы «күпер». Балалар күпер аша инешнең икенче ягына чыгарга тиешләр. Тәрбияче такта буйлап кына барырга, күпердән егылып төшмәс өчен бик сак булырга кирәклеген, аякларны суга чылатырга яраманлыгын аңлата.
* Күпер аша йөгереп үтәргә дә мөмкин.
* Тактаны бераз биегрәк күтәртеп уенны катлауландырырга була.
4 нче атна. Вертикаль торган кыршау аша шуышып чыгу. Тупны бер (уң һәм сул) кул белән тәгәрәтү.
«Кояшкай» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларны үз янына чакыра, сөйли:
Кояшкай, кояшкай!
Безгә син елмай.
Бик рәхәт син булганда,
Яратабыз уйнарга.
Балалар башта кулларын чәбәкләп торалар, «яратабыз уйнарга» дигән сүзләрдән соң бер урында сикерәләр.