1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: күнегүләрне төгәл башкарырга омтылыш уяту, хәрәкәт активлыгына кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тәнне тотрыклы торышта саклау осталыкларын формалаштыру, сикерү күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль барышы
I.Кереш өлеш.
Йөрү. Предметлар аркылы атлап чыгу. Тәрбияче артыннан йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – кулларны тез өстенә куеп, шакмакка утыру. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – шакмакка утырып, кулларны ян-якка сузу. Чиратлаштырып уң һәм сул аякны күтәрү һәм төшерү (3–4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – шакмакка утырып, кулларны ян-якка сузу. Уң аякны күтәреп, тез астына кул чабу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – шакмаклар артына басу. Чүгәләү (яшеренү) һәм тору (күренү) (3–4 тапкыр).
5. Куллар – җилкә киңлегендә, шакмаклар янына басу. Урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).
6. 10 секунд дәвамында сулыш алу күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Идәндә бер-берсеннән 20 см ераклыкта сузылган ике бау (сызык) аркылы сикереп чыгу;
2.2. Билгеләнгән юнәлештә шуышу;
2.3. Бер ягы 20 см биеклеккә күтәрелгән авыш тактадан йөрү.
«Бау аша сикер» хәрәкәтле уены.
Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче идәнгә 3–4 м озынлыктагы төсле бау сала. Берничә бала (6–8) бау янына килә һәм тәрбияче сигналы буенча бау аша сикереп чыга. Уенны идәнгә тагын бер бау салып катлауландырырга була. Балалар башта - беренче, аннары икенче бау аша сикереп чыгалар.
III. Йомгаклау өлеше.
10–15 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.