7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: кыюлык һәм физик сыйфатлар тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: йөрүне һәм әйберләр арасыннан йөгерүне искәртү, тигезлекне ныгыту өчен күнегүләрне кабатлау.
Җиһазлау: гимнастик эскәмияләр, зур диаметрлы туплар (балалар саныннан 2 тапкыр кимрәк), кыршаулар (2 шт.), туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер сызыкка тезелү, гәүдә торышын тикшерү, колоннага күчеп тезелү. Тәрбияче күшкан биремнәрне үтәп, предметлар арасыннан «елан рәвешендә» («змейкой») йөрү, таралышып йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – эскәмиядә утырып, кулларны билгә кую. Кулларны як-якка җәяү, башны янга бору, башлангыч торышка кире кайту (8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – эскәмиядә утырып, кулларны баш артына кую. Кулларны ян-якка сузу һәм, мөмкин кадәр иелеп, идәнгә кагылу. Туры басу, куллар ян-якка, башлангыч торышка кире кайту (һәр якка 3 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – эскәмиядә утырып, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, уңга борылу (сулга). Туры басу, куллар ян-якка, башлангыч торышка кире кайту (һәр якка 4 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – эскәмия алдына басу, кулларны ирекле тоту. Уң һәм сул аякны күтәреп, эскәмиягә менү (төшү) (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – куллар ирекле тотып, эскәмия янына басу. 1–8 кадәр санау хисабына, эскәмия янында сикерү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. 3 м ара калдырып, бер рәткә басу, бер-береңә ике кул белән туп ыргыту;
2.2. Араларында 50 шәр см калдырып куелган 6–8 бау аша куш аяклап сикерү;
2.3. Гимнастика эскәмиясендә һәр адымга алга һәм артка кул чабып йөрү.
3. «Күчтек» хәрәкәтле уены.
Идәндә диаметры 20–30 м лы зур түгәрәк, ә аның эчендә уйнаучылар санынча кечкенә түгәрәкләр (диаметры 60–70 см) сызыла. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы сайлана, ул зур түгәрәк уртасында басып тора. Уенны алып баручы: «Күчтек!» – ди. Бу сүздән соң уйнаучылар, бер аякта сикерә-сикерә барып, тиз генә бер-берләре белән урыннарын (түгәрәкләрен) алышалар. Алып баручы да, бер аягында сикерә-сикерә барып, берәр түгәрәк эченә кереп калырга тырыша. Урынсыз калган бала уенны алып баручы була.
III. Йомгаклау өлеше. Балалар сайлавы буенча аз хәрәкәтле уен.