6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: кыюлык һәм физик сыйфатлар тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларда сәламәт яшәү рәвеше алымнары формалаштыру, чаңгыда йөрү өчен шуу адымы осталыгын ныгыту.
Җиһазлау: чаңгы, чана, уенчык куян.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Кардан төзелгән корылмалар арасыннан Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Фигурист һөнәре турында мәгълүмат бирү.
Хәрәкәтле уеннар hәм уен күнегүләре:
1. «Бозлы сукмак буенча» уен күнегүе.
Балалар ике төркемгә бүленә. Беренче төркем балалары тыгызланган кар өстеннән йөгерәләр, бозлы сукмак буенча шуалар, уртада чүгәләп алып, шууны дәвам итәләр. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри. Икенче төркем балалары бу вакытта бер-берсен чанада тартып йөриләр. Тәрбияче сигналы буенча балалар биремнәре белән алмашыналар.
2. «Чаналарга» уен күнегүе.
Чаналарны мәйданчыкның бер ягына урнаштыралар. Аларның саны уйнаучылардан бергә кимрәк булырга тиеш. Мәйданчыкның икенче каршында балалар йөгереп йөри, әйләнәләр, сикергәлиләр. Тәрбияче: «Чаналарга!» – дип сигнал бирүгә, балалар чаналарга таба йөгерә һәм тиз генә берәр чанага утырырга тырыша. Иң соңгы булып килгән бала урынсыз кала һәм отылган булып санала.
3. «Чаналар ярышы» уен күнегүе.
Уйнаучылар ике төркемгә бүленәләр. Ярыш өчен 5 м лы дистанция билгеләнә. Һәр төркемгә берәр чана бирелә. Чаналар старт сызыгы артына куела. Һәр төркемнән бер бала чанага утыра. Тәрбияче сигналы буенча чанада утырып торучы балалар, ике аяк белән кардан этелә-этелә, финишка таба хәрәкәтләнәләр. Финишка беренче килеп җиткән бала җиңүче була. Уен төркемдәге башка балалар белән дәвам итә.
4. «Алтынтау патшалыгы» хәрәкәтле уены.
Уен өчен алдан, кар өеп, тау ясалган була. Тау артык биек һәм бозлы булмаска тиеш. Берничә бала, берсен-берсе этә-төртә, тауга менәргә тырышалар. Тау башына беренче менгән бала «патша» була. Ул башкаларны тауга менгермәскә тырыша, менгәннәрен төртеп төшерә бара. Кайсы да булса бала патшаның үзен таудан төшерә алса, ул патша була һәм уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.