I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп чаңгы шуу өчен тезелеп басу, балалар арасындагы ераклыкны саклау.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче чаңгычы спортчылар турында мәгълүмат бирә.

Хәрәкәтле уеннар hәм уен күнегүләре:

1. «Кем ераграк ата?». Балалар кар йомарламнары ясыйлар һәм бер шеренгага басып, кар йомарламнарын мөмкин кадәр еракка аталар. Балалардан 10–12 м ераклыкта берничә төсле предмет (кегли, шакмак) куела.

2. «Чаңгычылар» хәрәкәтле уены. Уйнаучылар ике командага бүленәләр. Команда капитаннары чаңгыларга басалар һәм, сигнал булуга, билгеләнгән урынга кадәр баралар. Анда, чаңгыларын калдырып, стартка кайталар һәм эстафетаны икенче уенчыга тапшыралар (уенчының иң өстенә кагылалар). Икенче уенчы билгеләнгән урынга йөгереп бара, чаңгыларны кия һәм стартка кайта. Чаңгыларны өченче уенчы кия. Эстафета шулай дәвам итә. Эстафетаны иң аз вакытта тәмамлаган команда җиңүче итеп билгеләнә.3. «Алтынтау патшалыгы» хәрәкәтле уены.

3. «Алтынтау патшалыгы» хәрәкәтле уены.

Уен өчен алдан, кар өеп, тау ясалган була. Тау артык биек һәм бозлы булмаска тиеш. Берничә бала, берсен-берсе этә-төртә, тауга менәргә тырышалар. Тау башына беренче менгән бала «патша» була. Ул башкаларны тауга менгермәскә тырыша, менгәннәрен төртеп төшерә бара. Кайсы да булса бала патшаның үзен таудан төшерә алса, ул патша була һәм уен дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше.

Боз төзелмәләре арасыннан «елан» рәвешендә йөрү.