10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: чыдамлык һәм физик сыйфатлар тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: рейкаларны калдырмыйча гимнастик стенага менү күнегүләре.
Җиһазлау: кыршаулар (балалар саны буенча), туплар (балалар саныннан 2 тапкыр кимрәк), гимнастик эскәмияләр (2 шт.).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннага берәрләп тезелеп басу, аннары түгәрәк ясап тезелү. Йөрү һәм ике якта борылып, түгәрәк буенча йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Кыршау белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә. Кыршау тоткан кулларны өскә күтәрү, алга сузу, башлангыч торышка кире кайту (8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршау тоткан куллар аста. Кыршау тоткан кулларны өскә күтәрү, уңга (сулга) иелү. Туры басу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршау тоткан бөкләнгән куллар күкрәк тирәсендә. Утыру, кыршау тоткан кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – идәнгә утырып, куршау тоткан кулларны күкрәк турысында тоту. Уң (сул) аякка таба иелү, башлангыч торышка кайту (һәр аякка 4 әр тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркада ятып, кыршау тоткан кулларны баш астына кую.
Кыршау кырыена кагылырга тырышып, аякларны сузу, башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
6. Б т – кыршау эченә кереп басу. Кыршаудан кыршауга ике аякта алга таба сикерү.
2. Төп хәрәкәтләре:
2.1. Таякларын калдырмыйча, билгеле бер ысул белән гимнастика стенасына күтәрелү (2–3 тапкыр);
2.2. Тупны идәнгә бәреп туры юнәлештә алга бару;
2.3. Аяк очын икенче аяк үкчәсе янына куеп, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү, (2–3 тапкыр).
3. «Төз ыргыту» хәрәкәтле уены.
Бүлмә уртасына 50–60 см диаметрлы кәрзин куела. Балаларга кечкенә туплар өләшенә (резин яки чүпрәк туплар). Кәрзин әйләнәсенә, бераз ара калдырып, түгәрәкләр сызыла. Балалар түгәрәк эченә кереп басалар да, сигнал буенча, тупларын кәрзингә берьюлы ыргыталар. Тәрбияче оста ыргытучы балаларны мактый. Уен барлык балалар да тупларны кәрзингә кертә алганчы кабатлана.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Әтәчләр сыман, тез башларын югары күтәреп, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү. Кулларны билгә куеп аяк очларында бару.