Бурычлар:

Үстерү бурычы: кулның вак моторикасын үстерү.

Тәрбия бурычы: чыдамлык һәм физик үсеш сыйфатлары тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: таякларын калдырмыйча, билгеле бер ысул белән гимнастика стенасына күтәрелү күнегүләрен ныгыту.

Җиһазлау: кыршаулар (балалар санына карап), туплар (балалар саныннан 2 тапкыр кимрәк), гимнастика эскәмияләре (2 данә), баулар (6–8 данә).

Төп хәрәкәтләр:

1. Гимнастика стенасына күтәрелү һәм дүртенче баскыч буйлап барып, аска төшү (2 тапкыр);

2. Билгеләнгән урынга кадәр тупны, идәнгә бәреп, алып бару;

3. Гимнастика эскәмиясендә йөрү, куллар баш артында (2 тапкыр);

4. 50 см ераклыкта сузылган бау аша куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).