12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: чаңгыда йөргәндә куркынычсызлык күнекмәләрен тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларда сәламәт яшәү рәвеше алымнары формалаштыру, йөгерү һәм сикерү белән бәйле уен күнегүләрен кабатлау.
Җиһазлау: Чаңгы, чана.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер рәткә тезелү, биремне аңлату. Чаңгы киеп, уңга һәм сулга борылу. Шома шуу адымы белән чаңгыда йөрү (бөтен балаларны катнаштыру).
II. Төп өлеш.
«Саф һавада йөрү һәм чынугы» темасына әңгәмә оештыру.
Хәрәкәтле уеннар hәм уенлы күнегүләр:
1. 500 м озынлыктагы араны чаңгы киеп үтү.
2. «Чаңгычылар» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар ике командага бүленәләр. Команда капитаннары чаңгыларга басалар һәм, сигнал булуга, билгеләнгән урынга кадәр баралар. Анда, чаңгыларын калдырып, стартка кайталар һәм эстафетаны икенче уенчыга тапшыралар (уенчының иң өстенә кагылалар). Икенче уенчы билгеләнгән урынга йөгереп бара, чаңгыларны кия һәм стартка кайта. Чаңгыларны өченче уенчы кия. Эстафета шулай дәвам итә. Эстафетаны иң аз вакытта тәмамлаган команда җиңүче итеп билгеләнә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Кар бөртекләре». Балалар түгәрәккә басалар. Түгәрәк буйлап йөрү. Тәрбияче «Җил» дигәч балалар – кар бөртекләре адымнарын кызулаталар, акрын гына йөгерүгә күчәләр. «Җил тына» дигән сигналга балалар тизлекләрен акрынайталар, йөрүгә күчәләр.