1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда дуслык, әхлаклык хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: сикерү һәм тупны кәрҗингә ыргыту белән бәйле күнегүләрне кабатлау
Җиһазлау: гимнастик таяклары (балалар санына карап), гимнастик эскәмияләре (киңлеге 20 см, биеклеге 30 см, 2 шт), кечкенә борыслар (6-8 шт, борыс биеклеге 10 см га кадәр), туплар (балалар саныннан 2 тапкыр кимрәк), кәрҗин (боҗра), хәрәкәтле уен өчен туплар (2-3 шт., тукыма кисәкләреннән тегелгән өйдә эшләнгән тупларны куллану яхшырак).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналы буенча таралышып йөрү һәм йөгерү. Юнәлешне үзгәртеп, уртача тизлек белән йөгерү (2 минутка кадәр). Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.
II. Төп өлеш.
1. Таяклар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә аерылган, таяк тоткан куллар аста. Таякны тоткан кулларны өскә күтәрү, уң (сул) аякны артка аяк очына кую, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 4 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Чүгәләү, кулларны алга сузу, башлангыч торышка (6–8 тапкыр).3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Уңга (сулга) борылу, башлангыч торышка (һәр якка 4 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – утырып, таяк тоткан куллар аста. Кулларны өскә күтәрү, уң (сул) аякка иелү, аяк очына кагылырга тырышу. Тураеп басу, таякны өскә күтәрү, башлангыч торышка (һәр аяк белән 3 әр тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар бер аяк киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Таякны өскә күтәреп, уң (сул) якка бер адым ясау, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 әр тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, таяк тоткан куллар аста. Тәрбияче 1–8 кадәр санау хисабына аякларны аерып-кушып сикерү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр төрләре:
2.1. Гимнастика эскәмиясендә ян белән йөрү, эскәмия уртасына җиткәч чүгәләү, кулларны алга сузу, тураю һәм йөрүне дәвам итү. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри.
2.2. Борыслар аша сикерү (2–3 тапкыр).
2.3. Тупларны баш артыннан ике кул белән кәрзингә ыргыту (5–6 тапкыр).
3. «Аучы һәм куяннар» хәрәкәтле уены.
Мәйданчыкның бер ягында сызык белән аучы урыны билгеләнә. Санамыш ярдәмендә «аучы» сайлана. Икенче якта «куяннар» өчен түгәрәкләр сызыла. Һәр түгәрәккә 2–3 куян урнаша. Аучы, куян эзләрен эзләгән булып, мәйданчыкны әйләнеп чыга һәм үз урынына кайта. Тәрбияче: «Куяннар аланга чыктылар», – ди. Куяннар, үзләренең түгәрәкләреннән чыгып, ике аякларында сикерә-сикерә, алга таба йегереп китәләр. Тәрбияченең «Аучы!» дигән сүзеннән соң, куяннар түгәрәкләр эченә йөгерәләр, ә аучы, урыныннан кузгалмыйча, аларга туп ыргыта. Туп тигән куянны аучы үз янына алып китә. Уенны ике-өч тапкыр кабатлаганнан соң, икенче аучы сайлана. Уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уен.