Бурычлар:

Үстерү бурычы: игътибарлылыкны, тизлекне үстерү.

Тәрбия бирү бурычы: балаларда дуслык, әхлаклылык сыйфатлары формалаштыру. Спорт уеннарына кызыксыну тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: сикерү һәм тупны кәрзингә ыргыту белән бәйле күнегүләрне кабатлау

Җиһазлау: гимнастика эскәмиясе, борыслар, кәрзин.

Төп хәрәкәтләр:

1. Кулларны ирекле тотып, гимнастика эскәмиясе буйлап йөгерү (2–3 тапкыр).

2. Уң (сул) як белән борыслар аша сикерү (3–4 тапкыр).

3. Тупны кәрзингә күкрәктән ике кул белән ыргыту (баскетбол варианты).