3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү, балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү.
Белем бирү бурычы: сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, чаңгыда борылуны, алка белән эшләнә торган күнегүләрне, бозлы юлдан шууны кабатлау.
Җиһазлау: чаңгы, чана, кәшәкә таягы, алкалар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Чират белән таудан парлашып чанада төшү. Тәрбияче әйткән кагыйдәләрне истә тоту: тауга билгеләнгән урыннан гына менү.
Чаңгы киеп, бер рәткә тезелү, уңга-сулга борылу, «Пружина» күнегүе (чүгәләп тезләрне бөкләү һәм турайту), 100 метрга кадәр аралыкта чаңгы белән йөрү. Тәрбияче боерыгын ишетеп, урыннарны алмаштыру, биремнәрне үтәү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме беләсеңме?
Тәрбияче чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре турында мәгълүмат бирә. Өс һәм аяк киемнәрен чиста тотарга, кулны-битне юарга кирәклеген аңлата. Пычрак, юеш кием белән тирзрәк сыук тияргә мөмкин икәнлеген төшендерү.
Режим вакытында: «Шапшакларны бала ялый» әкияте. http://balarf.ru/ipad/index.html
Хәрәкәтле уеннар hәм уен күнегүләре:
1. «Чаңгычылар» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар ике командага бүленәләр. Команда капитаннары чаңгыларга басалар һәм, сигнал булуга, билгеләнгән урынга кадәр баралар. Анда, чаңгыларын калдырып, стартка кайталар һәм эстафетаны икенче уенчыга тапшыралар (уенчының иң өстенә кагылалар). Икенче уенчы билгеләнгән урынга йөгереп бара, чаңгыларны кия һәм стартка кайта. Чаңгыларны өченче уенчы кия. Эстафета шулай дәвам итә. Эстафетаны иң аз вакытта тәмамлаган команда җиңүче итеп билгеләнә.
2. «Кыршау эченә ыргыт» уен күнегүе (кар йомарламнары белән).
Балалар залда 2–3 төркем булып басалар. Аларның каршысына идәнгә кыршаулар (диаметры 50 см) салына. Уйнаучылар кар йомарламнары ала. Төркемнәрдәге балалар тәрбияче сигналы буенча кулларындагы йомарламнарны, кыршау эченә туры китерергә тырышып, ыргыталар. Иң төз ыргытучы балаларны тәрбияче мактый.
3. «Кайсы төркем җитезрәк?» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар 3–4 төркемгә бүленеп, бер-бер артлы тезелеп басалар. Беренче булып басып торучы балаларның кулларында зур туплар. Һәр төркем алдына идәнгә диаметры 50 см лы кыршау салына. Тәрбияче сигнал биргәч, беренче бала тупны кыршау эченә бәрә, сикергән тупны, ике кулы белән тотып алып, икенче уенчыга бирә, ә үзе, йөгереп барып, төркемнең артына баса. Уенны икенче бала дәвам итә. Туп беренче уйнаучыга килеп җиткәч, ул аны тиз генә баш өстенә күтәрә. Тәрбияче җиңүче төркемне билгели.
III. Йомгаклау өлеше
Боз сыннары арасыннан уртача тизлек белән йөрү.