4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда дуслык, әхлаклык хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: дуга астында шуышып керү һәм тупны җирдә сикертү буенча күнегүләр.
Җиһазлау: зур диаметрлы туплар (балалар санына карап), маталар, дугалар (биеклеге 40 см, 6 шт), зур кәрҗин, гимнастик эскәмиясе, кублар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш
Бер рәткә тезелеп басу, умыртканы һәм тигезлекне тикшерү. Берәмләп колоннага тезелү, аннары түгәрәккә басу. Җитәкләшеп йөрү һәм йөгерү Таралышып йөрү һәм йөгерү, тәрбияче сигнал биргәч, туктау.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар аста.Туп тоткан кулларны күтәрү, аяк очына күтәрелү, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – тезләнеп, тупны тоткан кулларны аска төшерү. Үз тирәңдә тупны башта уңга, аннары сулга таба тәгәрәтү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны аерып, утыру, тупны тоткан кулларны күкрәк тирәсендә тоту. Алга таба иелеп, тупны ике аяк арасында тәгәрәтү, башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тупны тоткан кулларны күкрәк тирәсендә тоту. Чүгәләү, тупны тоткан кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклары бераз аерылган, ике кул белән тотылган туп алда. Тупны өскә ыргыту һәм аны ирекле рәвештә ике кул белән тотып алу.
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп идәндә. Кечкенә тыналышлар ясап, 1–8 кадәр санау хисабына, туп янында сикерү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Бер урыннан ераклыкка сикерү (4–5 тапкыр);
2.2. Идәнгә кагылмыйча, дуга астына керү (2–3 тапкыр);
2.3. Гимнастика стенкасы буенча чиратлаштырылган адымнар белән өскә кадәр үрмәләп менү һәм аска үрмәләп төшү;
3. «Идәндә калма!» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең төрле җирләренә, бер-берләреннән ара калдырып, 25–30 см биеклегендә төрле әйберләр: баскычлар, биеклеккә куелган такталар, зур шакмаклар, киңлеге 25 см дан ким булмаган эскәмияләр куела. (Балалар шул әйберләр өстенә менәргә тиеш булалар.) Әбәкче сайлана һәм аның кулына тасма бәйләнә. Балалар бүлмәнең төрле җирләренә урнашалар. Балалар бубен тавышына мәйданчык буйлап йөриләр, йөгерәләр яки сикерәләр. Әбәкче дә балалар белән бергә йөри. Тәрбияченең «Тот!» дигән сигналыннан соң барлык балалар мәйданчыкка куелган теләсә кайсы әйбер (биеклекләр) өстенә менеп урнашалар. Әбәкче әйберләр өстенә менеп өлгермәүчеләрне тота. Тотылган балалар читкә барып утыралар. Уенны 2–3 тапкыр кабатлагач, тотылган балалар саны билгеләнә һәм икенче әбәкче сайлана. Икенче әбәкче сайлангач, уен яңадан башлана.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.