6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы:авыру кешенең хәленә керү хисе тәрбияләү, физик үсеш эшчәнлеге һәм хәрәкәтле уеннар белән кызыксыну теләге тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: үз – үзеңне хис итүне тасвирлый белүне формалаштыру, йөгерүле һәм сикерүле уенлы күнегүләрне кабатлау.
Җиһазлау: чаңгылар, кегльләр (8-10 данә.), шакмаклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Чаңгыларны киеп, бер шеренгага тезелү. Уңга (сулга) терәк атламнары ясау, Уңга (сулга) борылу, алмаш-тилмәш икеле адым белән чаңгы шуу йөрешен башкару.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче авыру кешене тәрбияләү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирә. Авыру хакында кайгырту, шауламау, аның үтенечен һәм кушканын үтәргә кирәклеген аңлата.
Режим вакытында: «Өч кыз әкияте». http://balarf.ru/ipad/index.html
Хәрәкәтле уеннар hәм уен күнегүләре:
1. «Кеглине аудар» уен күнегүе.
Бер-береннән 3–5 см ара калдырып, төрле зурлыктагы кеглиләр бер рәткә тезеп куела. 1,5–3 м дан ераклыкта сызык («көн») сызыла. Уйнаучы балалар чират буенча (кем артыннан кем икенлеге алдан билгеләнә) көн сызыгына басалар һәм, кеглиләрны аударырга тырышып, көч белен шарны (тупны) тәгәрәтеп жибәрәләр. Биегрәк кеглине аударган балага тагын бер тапкыр тәгәрәтү мөмкинлеге бирелә. Аударылган кеглиләр алып куелганнан соң, уенны икенче бала дәвам итә. Кеглиләрны иң күп аудара алган бала (саны алдан килешенә) жиңуче була.
III. Йомгаклау өлеше
«Артта кем тора?» аз хәрәкәтле уены.
Балалар бер-берләренең иңбашларына куллары белән тотынып, колоннага тезелеп басалар. Колоннаның алдына уйнаучыларга арты белән уенны алып баручы баса. Шул вакытта балаларның кайсы да булса берсе шыпырт кына колоннаның артына барып баса да, артта кем торганны алып баручы белмәсен өчен, аңардан яшеренә. Ул бала яшеренгәч, балалар: «Булды!» – дип кычкыралар. Алып баручы колоннага йөзе белән борыла һәм артта кем торганын белергә тырыша. Арттагы баланы алып баручыга күрсәтмәскә тырышып, колонна һаман боргаланып тора. Әгәр алып баручы артта кем торганны белә алса, яшеренгән бала алып баручы була һәм уен кабатлана. Уенны 5–6 тапкыр кабатларга мөмкин.