I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, гәүдә төзлеген һәм тигезлекне саклау. Предметлар арасыннан (эскәмияләр) йөрү һәм йөгерү. Гимнастика эскәмиясеннән уң якта өч колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – эскәмия өстендә утырып, кулларны билгә кую. Кулларны ике якка аеру, баш артына кую, ян-якка җәю, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – эскәмия өстендә утырып, кулларны билгә кую. Кулларны ике якка аеру, уңга (сулга) иелү, идәнгә кагылу. Тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – эскәмия өстендә утырып, кулларны баш артына кую. Уңга (сулга) борылу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – эскәмиягә перпендикуляр килеш ятып, кырыена куллар белән тотыну. Туры аякларны алга таба, югарыга күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – эскәмия янында басып, кулларны билгә кую. Чүгәләп, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

6. Башлангыч торыш – эскәмиягә ян белән торып, кулларны билгә кую. 1–8 кадәр санау хисабына эскәмия тирәли ике аякта сикереп чыгу

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. 2,5 м ераклыкка урнашкан вертикаль максатка җилкә өстеннән уң (сул) кул белән ком белән тутырылган кечкенә капчык ыргыту;

2.2. 40 см биеклектәге таяк астыннан иелеп чыгу (рәттән 2–3 тапкыр);

2.3. Сикергеч аша атлап чыгу (биеклеге 5 см).

3. «Бүре һәм куяннар» хәрәкәтле уены.

Уйнаучыларның берсе «бүре» итеп билгеләнә. Калган балалар «куяннар» булалар. Мәйданчыкның бер ягында куяннар, нарат күркәләреннән, кечкенә ташлардан түгәрәкләр, квадратлар ясап, үзләренә урыннар әзерлиләр (кыршаулар салырга мөмкин). Уен башында куяннар үз урыннарында торалар. Бүре мәйданчыкның икенче (каршы) ягында «чокырда» утыра. Тәрбияче түбәндәге сүзләрне әйтә:

Яшел болында куяннар

Сикергәләп йөриләр,

Як-якларына каранып,

Бүре килүен күзлиләр.

Куяннар урыннарыннан (түгәрәкләрдән) сикереп чыгалар да мәйданчыкка таралалар. Алар ике аякта берьюлы сикереп йөриләр, бүре килмиме икән дип, тирә-якка караштыргалый. Шигырьнең соңгы сүзләреннән соң, бүре чокырдан чыга да куяннарны тотмакчы булып, алар артыннан йөгерә. Куяннар исә үз урыннарына (түгәрәкләргә) йөгерәләр. Тотылган куяннарны бүре үзе белән чокырга алып китә. Бүре китүгә, тәрбияче шигырь сүзләрен кабатлый һәм уен яңадан башлана. 2–3 куян тотылганнан соң тәрбияче яки уйнаучылар икенче бүре сайлап куялар.

III. Йомгаклау өлеше

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.