8 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: спорт җиһазларына сак караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: таяк астыннан шуышуда һәм шнур аша атлап чыгуда кунектерү, предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерүдә күнектерү.
Җиһазлау: гимнастик эскәмияләр, ком тутырылган капчыклар, гимнастик таяк, шнурлар, кегльләр.
Шөгыль барышы
Бурычлар:
Үстерү бурычы: балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү.
Тәрбия бурычы: спорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: таяк астыннан шуышуда һәм шнур аша атлап чыгуда кунектерү, предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерүдә күнектерү.
Җиһазлау: гимнастика эскәмияләре, ком тутырылган капчыклар, гимнастика таяклары, шнурлар, кеглиләр.
Төп хәрәкәтләр:
1. 3 м ераклыктагы вертикаль максатлы урынга уң һәм сул кул белән капчыклар ыргыту (5–6 тапкыр);
2. «Үрмәлә – төшереп җибәрмә». Аркага ком тутурылган кечкенә капчык куеп, гимнастика эскәмиясе буйлап, дүрт аякка басып үрмәләү (2–3 тапкыр);
3. Араларында 30 см ераклык калдырып, тезелгән кеглиләр арасыннан аяк очларында йөрү (2–3 тапкыр);
4. Шнурлар аша куш аяклап сикерү (шнурлар арасындагы ераклык 50 см).