9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: сәламәтлеккә карата уңай караш тәрбияләү, физик күнегүләрне аңлы рәвештә эшли белүне, кыюлыкны тәрбияләү
Белем бирү бурычы: сәламәтлекне җимерүче факторлар турындагы кузаллауларны киңәйтү, кар йомарламнарын билгеле бер максатка һәм ераклыкка атуда күнектерү.
Җиһазлау: кыршаулар (3 данә.), кегльләр (шакмаклар).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш. Колоннага берәрләп тезелү, түгәрәк ясап тезелү. Кулга кул тотынып, Кар бабай тирәли атлап йөрү. Тәрбияче командасына башта әкрен генә атлау, аннары тизлекне арттыру һәм йөгерүгә күчү. 2–3 тапкыр түгәрәк әйләнгәннән соң, тәрбияче командасына туктау, хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп икенче якка атлау һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме беләсеңме?
Тәрбияче сәламәтлеккә зарарлы факторлар турында, аларның кеше тормышында урыны турныында мәгълүмат бирә.
«Зарарлы продуктлар». «Дневник здоровья, 3», 39 нчы бит.
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Кыршау тәгәрәтү» уен күнегүе.
Уйнаучылар кыршаулар тотып, бер-берсеннән 1 м ара калдырып, рәткә тезелеп басалар. Тәрбияче сигналы буенча, алар, кыршауларны тәгәрәтеп, 5–6 м ара үтәләр. Финиш сызыгына беренче булып килеп җиткән бала җиңүче була.
2. «Куышу» хәрәкәтле уены.
Уен мәйданчыгының кара-каршы ике ягына сызык сызып, уйнаучылар өчен урын билгеләнә. Бу – «өйләр». Барлык уйнаучылар, бер өйгә җыелып, тезелешеп басалар. Бер бала уенны алып баручы итеп билгеләнә. Ул ике өй арасында – уйнаучыларга йөзе белән борылып, уртада басып тора.
Йөгерешеп, куышып,
Бергәләп уйнап алыйк.
Кем кыю, өлгер, җитез –
Әйдәгез, сынап карыйк!
Әлеге сүзләрне әйтеп бетерүгә, барлык уенчылар да каршы яктагы өйгә йөгерешә башлыйлар. Алып баручы кемне дә булса тотарга тырыша. Тотылган бала уенны алып баручы була. Уен шулай дәвам итә. Уен ахырында иң өлгер, иң җитез балалар (бер дә тотылмаган) билгеләнә.
III. Йомгаклау.
Иң җитез бала артыннан йөрү.