10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия буры: балаларда үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: туплы һәм сикерүле биремнәрне кабатлау.
Җиһазлау: зур диаметрлы туплар (балалар саны буенча 2 тапкыр эзрәк), гимнастик эскәмияләр (2 данә.).
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, гәүдә төзлеген һәм тигезлекне тикшерү. Берәрләп колоннага тезелү. Колоннада берәрләп тезелеп атлап йөрү, хәрәкәт юнәлешен үзгәртеп уртача темпта йөгерү (1 минутка кадәр). Таралып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Кулларны чиратлаштырып өскә күтәрү, уңга (сулга) бер адым ясау, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 4 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар җилкәдә. Уңга (сулга) борылу, кулларны ян-якка сузу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 4 әр тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Кулларны ян-якка җәеп, уң (сул) аякны алга өскә күтәреп, тез астында кул чабу. Аякны төшерү, кулларыңны ян-якка җәяү, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 3 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар күкрәк тирәсендә. Кулларны ян-якка сузып, алга таба иелү. Кул бармаклары белән уң (сул) аякка кагылу. Тураеп басу, кулларны ян-якка сузу, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 3 әр тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны алда-артта чәбәкләп, кыска тыналышлар белән куш аяклап сикерү (1–8 кадәр санау хисабына 2–3 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Кулларын ян-якка сузу, баш артына кую, ян-якка җәү, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика стенасына төрле ысул белән күтәрелү һәм дүртенче таяк буенча хәрәкәт итү; таякларны калдырмыйча аска төшү;
2.2. Тупны хәрәкәттә тотып алу (баскетбол варианты);
2.3. Кулларны баш артына куеп, гимнастика эскәмиясе буйлап, бер аякның үкчәсен икенче аякның өчына терәп, уртача темпта йөрү (2–3 тапкыр);
2.4. 6 м араны бер аяктан икенче аякка күчеп, билгеләнгән урынга таба хәрәкәт итеп сикерү (2–3 тапкыр).
«Бүре һәм куяннар» хәрәкәтле уены.
Уйнаучыларның берсе «бүре» итеп билгеләнә. Калган балалар «куяннар» булалар. Мәйданчыкның бер ягында куяннар, нарат күркәләреннән, кечкенә ташлардан түгәрәкләр, квадратлар ясап, үзләренә урыннар әзерлиләр (кыршаулар салырга мөмкин). Уен башында куяннар үз урыннарында торалар. Бүре мәйданчыкның икенче (каршы) ягында «чокырда» утыра. Тәрбияче түбәндәге сүзләрне әйтә:
Яшел болында куяннар
Сикергәләп йөриләр,
Як-якларына каранып,
Бүре килүен күзлиләр.
Куяннар урыннарыннан (түгәрәкләрдән) сикереп чыгалар да мәйданчыкка таралалар. Алар ике аякта берьюлы сикереп йөриләр, бүре килмиме икән дип, тирә-якка караштыргалый. Шигырьнең соңгы сүзләреннән соң, бүре чокырдан чыга да куяннарны тотмакчы булып, алар артыннан йөгерә. Куяннар исә үз урыннарына (түгәрәкләргә) йөгерәләр. Тотылган куяннарны бүре үзе белән чокырга алып китә. Бүре китүгә, тәрбияче шигырь сүзләрен кабатлый һәм уен яңадан башлана. 2–3 куян тотылганнан соң тәрбияче яки уйнаучылар икенче бүре сайлап куялар.
III. Йомгаклау
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.