I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, бер-бер артлы колоннага тезелү. Тәрбияче командасына биремнәр үтәп атлап йөрү (куяннар кебек ике аякта сикерү, кошлар канат каккан кебек кулларны селкү һ.б.).

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме беләсеңме?

Тәрбияче ял, йокы турында, аларның кеше тормышында урыны турныында мәгълүмат бирә.

«Отдых и сон».

«Дневник здоровья, 3», 32 стр.

Хәрәкәтле уеннар хәм уенлы күнегүләр

1. Уенлы күнегү «Кегльны аудар!»

Төрле зурлыктагы кегльләр, бер берсеннән 3-5 см ара калдырып, бер рәткә тезеп куела. Алардан 1.5 – 3 м дан соң сызык - «кон» сызыла. Уйнаучы балалар чират буенча (кем артыннан икәнлеге алдан билгеләнелә) кон сызыгына басалар һәм кегляны аударырга тырышып, көч белән шарны (тупны) тәгәрәтеп җибәрәләр. Биегрәк кегльны аударган балага тагын бер тапкыр тәгәрәтү мөмкинлеге бирелә. Аударылган кегльлар алып куелганнан соң, уенны икече бала дәвам итә. Кегльларны иң күп аударган бала (саны алдан килешенә) җиңүче була.

Уенга күрсәтмәләр:

·  Уен барышында кегльләр арасын, шулай ук кон сызыгы белән  кегльләр арасын арттыра барырга кирәк.

·  Уенны бүлмәдә дә, мәйданчыкта да уйнарга була.

Закирова К.В., Мортазина Л.Р.  «Әй уйныйбыз, уйныйбыз...», 63 нче бит

2. Хәрәкәтле уен  «Куышу»

К.В Закирова «Уйныйк, куаныйк әле…» (Балалар бакчасында уеннар). Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.

III. Йомгаклау

Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уен.

I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, бер-бер артлы колоннага тезелү. Тәрбияче командасына биремнәр үтәп, атлап йөрү («куяннар кебек куш аяклап сикерү», «кошлар канат каккан» кебек кулларны селкү һ.б.).

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме беләсеңме?

Тәрбияче ял итү, йокы – аларның кеше тормышында урыны турында мәгълүмат бирә.

«Ял итү һәм йокы» уен күнегүе

Хәрәкәтле уеннар хәм уенлы күнегүләр

1. «Куяннар» мордва халык уены.

Бер уенчы «эт» була, калганнары – «куяннар». Эт алдан билгеләп куелган сызык артына барып баса, ә куяннар, мәйданчык буйлап таралып, йөгереп-сикереп йөриләр. Сигнал булуга эт, урыныннан торып, куяннарны куа башлый. Эт кайсы да булса берәр куянга якынлашса, әлеге уенчы тиз генә чүгәли. Чүгәләгән куянны тотарга ярамый. Әгәр дә эт берәр куянны тота алса, ул куян да башка куяннарны куа башлый. Уен куяннар тотылып беткәнче дәвам итә.

1. Буталыш килеп чыкмасын өчен, тотылган куян: «Мин –эт!» – дип кычкыра, шуннан соң гына куяннарны куа башлый.

2. Эт куяннарны сигнал булганнан соң гына куа башларга тиеш.

2. «Кыршау тәгәрәтү» уен күнегүе.

Уйнаучылар кыршаулар тотып, бер-берсеннән 1 м ара калдырып, рәткә тезелеп басалар. Тәрбияче сигналы буенча, алар, кыршауларны тәгәрәтеп, 5–6 м ара үтәләр. Финиш сызыгына беренче булып килеп җиткән бала җиңүче була.

III. Йомгаклау

Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уен.