1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: максатка ирешергә омтылыш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: ком тутырылган капчыкны башка куеп, аркан буйлап йөрүне өйрәтү; балаларны колоннада бер-бер артлы йөртү, сигнал буенча икенче якка борылуны камилләштерү.
Җиһазлау: балалар саны буенча кечкенә диаметрлы туплар, аркан, ком тутырылган капчыклар, кыршау, кыңгырау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер колоннада йөрү, тәрбияче сигналына икенче якка борылыш ясау; икенче якка борылып йөгерү; таралышып йөгерү.
II. Төп өлеш
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар иңләр киңлегендә, туп уң кулда. Кулларны өскә күтәреп, тупны сул кулга күчерү, кулларны як-якка сузу. Кулларны өскә күтәреп, тупны уң кулга күчерү, кулларны як-якка сузу, башлангыч торышка кайту (6–7 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар иңләр киңлегендә, туп уң кулда. Уңга (сулга) аякка иелү. Тупны уңга (сулга) тәгәрәтү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп, үкчәләргә утыру, тупны ике кул белән тоту. Гәүдәне уңга (сулга) бору. Туп белән идәнгә кагылу һәм кире башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – идәнгә утыру, туп ике табан арасында, куллар белән артка идәнгә таяну. Тупны төшермичә, аякларны алга һәм өскә күтәрү башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар иңләр киңлегендә, туп уң кулда. Тупны идәнгә бәреп, ике кул белән тоту, тупны өскә ыргытып, ике кул белән тотып алу.
6. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп уң кулда. Ике аякта баскан урында сикерерү, уңга (сулга) борылу.
2.Төп хәрәкәтләр төрләре:
2.1. Кулларны билгә куеп, ян белән аркан буйлап йөрү. Баш өстенә ком салынган кечкенә капчык куеп йөрү (2–3 тапкыр);
2.2. 40 см ара белән куелган, кыршаудан кыршауга сикерү (2–3 тапкыр);
2.3. Кара-каршы басып, тупларны идәнгә бәреп бер-береңә тапшыру (3 м).
3. «Янгын сүндерүчеләр» хәрәкәтле уены.
Уенда катнашучылар ике-өч төркемгә бүленәләр. Һәр төркем бер-бер артлы тезелә дә, гимнастика баскычыннан 4–5 м ара калдырып, аның каршына баса. Болар – «янгын сүндерүчеләр». Баскычның иң өске аратасына төркем санынча кыңгырау эленә.
Тәрбияче сигнал бирүгә, төркемдә беренче булып басып торучылар, гимнастика баскычы янына йөгереп киләләр, баскычка үрмәләп менеп, кыңгырауны шалтыраталар. Җайлап кына баскычтан төшеп, үз колонналарының артына барып басалар. Тәрбияче яңадан сигнал бирә. Бу юлы колонналарда икенче булып басып торучылар йөгерә. Уен шулай дәва итә. Уен ахырында тәрбияче баскычта тиз үрмәләргә өйрәнгән балаларны билгеләп үтә.
Уен барышында тәрбияче гимнастика баскычы янында басып тора һәм балаларның баскычка дөрес итеп үрмәләп менүләрен, төшүләрен күзәтә.
Бүлмә уртасына 50–60 см диаметрлы кәрзин куела. Балаларга кечкенә туплар өләшенә (резин яки чүпрәк туплар). Кәрзин әйләнәсенә, бераз ара калдырып, түгәрәкләр сызыла. Балалар түгәрәк эченә кереп басалар да, сигнал буенча, тупларын кәрзингә берьюлы ыргыталар. Тәрбияче оста ыргытучы балаларны мактый. Уен барлык балалар да тупларны кәрзингә кертә алганчы кабатлана.
III. Йомгаклау өлеше.