I. Кереш өлеше:

Бер рәткә тезелеп басу. Бер минут дәвамында тәрбияче артыннан йөгерү, гади йөрүгә күчү.

II. Төп өлеш:

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче милли уеннар турында мәгълүмат бирә, аларның кеше тормышындагы урыны турында сөйли.

«Чүлмәк вату» уены. http://balarf.ru/ipad/index.html

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Кеглине аудар» уен күнегүе.

Бер-береннән 3–5 см ара калдырып, төрле зурлыктагы кеглиләр бер рәткә тезеп куела. 1,5–3 м дан ераклыкта сызык («көн») сызыла. Уйнаучы балалар чират буенча (кем артыннан кем икенлеге алдан билгеләнә) көн сызыгына басалар һәм, кеглиләрны аударырга тырышып, көч белен шарны (тупны) тәгәрәтеп жибәрәләр. Биегрәк кеглине аударган балага тагын бер тапкыр тәгәрәтү мөмкинлеге бирелә. Аударылган кеглиләр алып куелганнан соң, уенны икенче бала дәвам итә. Кеглиләрны иң күп аудара алган бала (саны алдан килешенә) жиңуче була.

2. «Чорналыш» уены.

Балалар 2–3 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемдә 5–6 бала. Алар бер рәткә тезелеп басалар. Сигнал булуга, һәр командада беренче басып торган бала тиз генә үз урынында әйләнеп ала, аннары икенче уенчы аның биленә тотына һәм алар икесе бергә әйләнәләр, аннары өченче бала һ.б. Уен шулай дәвам итә. Иң соңгы басып торучы бала белән бергә әйләнгәннән соң, ярыш тәмам була.

3. «Балыклар» хәрәкәтле уены.

Бер бала «чуртан балыгы» итеп билгеләнә. Калган балалар ике төркемгә бүленәләр: аларның берсе – «ташлар» – түгәрәк ясыйлар, икенче төркем – «табан балыклар» (кәрәкәләр), түгәрәк эчендә «йөзеп йөриләр». «Чуртан» түгәрәк тышында басып тора.

Тәрбияченең «Чуртан!» дигән сигналын ишетүгә, чуртан балыгы түгәрәк эченә йөгереп керә, табан балыкларын тотарга тырыша. Бу арада табан балыклар кайсы да булса «таш» артына качып өлгерергә ашыгалар (йөгереп килеп балалар артына чүгәлиләр). Чуртан таш артына качып өлгермәгән табан балыкларын куа. Тотылган балалар түгәрәк тышына чыгалар. Уен 3–4 тапкыр кабатланганнан соң, тотылган балалар санала. Аннары яңа чуртан сайлана. Түгәрәктә басып торучы һәм түгәрәк эчендәге балалар урыннарын алмашалар.

III. Йомгаклау өлеше.

«Читекче» татар халык уены.

Уйнаучылар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Уртада «читекче» куллары белән читек теккән сыман итеп көйләп утыра, хәрәкәтләр ясый һәм сөйли:

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп тегәбез.

Кирәкмиме, алмыйсызмы,

Әллә киеп карыйсыз?

Түгәрәктәгеләр бар да беравыздан: «Кая, бир!» – диләр һәм бер якка таба түгәрәк буенча йөгерә башлыйлар. Тегүче утырган урыныннан тормыйча гына йөгерүчеләрнең аягына кулы белән тиеп калырга тиеш. Тия алса, аны урынына утыртып, үзе түгәрәккә керә, тидерә алмаса, яңадан «читекче» булып кала. Уен дәвам итә.