I. Кереш өлеш

Бер рәткә тезелеп басу, гәүдә тигезлеген тикшерү, түгәрәккә тезелеп басу. Түгәрәк буенча йөрү һәм йөгерү. Шакмакларга тимичә, таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар күкрәк тирәсендә. Кулларны ике якка җәяю һәм башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә. Уңга, сулга бөгелү, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – идәнгә ятып, аякларны бөгү, кулларны гәүдә турысында сузу. Билне күтәрү, гәүдәне турайту һәм кире төшерү. башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – идәнгә утырып, куллар билгә кую, аякларны сузу. Кулларны җәю, уң (сул) аяк очына тидерү, башлангыч торышка кайту (һәр аякка 3 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – куллар билдә, аяклар бергә. Кыска тыналышлар ясап, куш аяклап сикерү.

6. Башлангыч торыш – куллар билдә, аяклар бергә. Аяк очына басып, кулларны өскә күтәрү һәм бөгелү, башлангыч торышка кайту (8 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. 30 см биеклеккә сикереп алып, йөрү (5–6 тапкыр);

2.2. Җилкә турысыннан сул (уң) кул белән кечкенә капчыкларны ераклыкка ыргыту (5–6 тапкыр);

2.3. Шакмаклар арасыннан шуышу.

Ике таяк куеп, шуңа бау тарттыру. Бер баланы чакырып, күнегүне эшләтеп күрсәтү. Бала йөгереп килеп, аягы белән бауга тимичә, сикереп чыгарга тиеш. Бауга хәтле йөгереп килү арасы – 3–4 м.

Балаларны кечкенә төркемнәргә бүлү. Ком тутырылган кечкенә капчыклар тарату. Һәр төркемгә 3 тапкыр чиратлап ыргытып карарага мөмкинлек бирү.

3. «Аю һәм бал кортлары» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар икегә – берсе зуррак, икенчесе кечерәк төркемнәргә бүленәләр. Кечерәк төркем (уйнаучыларның өчтән бер өлеше) – «аюлар», зуррагы «бал кортлары» булалар. Мәйданчыкның бер ягында гимнастика баскычы – «умарта» тора. Икенче якта, «умартадан» 8–10 метр ераклыкта, сызык белән «болын» билгеләнә. Гимнастика баскычыннан 3–5 метр читгәрәк «аю өне» тора. Бал кортлары гимнастика баскычына (умартага) урнашалар. Тәрбияче сигналы буенча кортлар, безелдәп, болынга бал эзләргә очалар. Кортлар очып китүгә, аюлар, гимнастика баскычына үрмәләп менеп, умартага керәләр һәм бал белән сыйланалар. Тәрбияченең: «Аюлар!» дигән сигналыннан соң кортлар умартага очалар, ә аюлар, гимнастика баскычыннан төшеп, өннәренә качалар. Өннәренә качып өлгермәгән аюларны кортлар чагалар (аларга куллары белән кагылалар). Аннан соң кортлар гимнастика баскычына кире кайталар, һәм уен яңадан башлана. Чагылган аю икенче тапкыр бал ашарга чыкмый, оясында кала. Уен ике-өч тапкыр кабатлангач, балалар рольләрен алмашалар.

1. Баскычтан төшкәндә, аның барлык басмаларына да басып төшәргә кирәк. Җиргә сикергәндә, баскычның иң соңгы басмасыннан гына сикереп төшәргә рөхсәт ителә.

2. Уйнаучыларның гомуми саны 10–12 баладан артык булмаска тиеш. Чөнки уйнаучылар күп булганда, аларның барысы да гимнастика баскычына менеп урнаша алмый.

3. Тәрбияче гимнастика баскычы янында торырга һәм кирәк вакытта балаларга булышырга тиеш.

III.Йомгаклау өлеше.

Берәрләп йөрү.