Бурычлар:

Үстерү бурычы: йөргәндә һәм түгәрәктә йөгергәндә хәрәкәт юнәлешен үзгәртүне дәвам итү.

Тәрбия бурычы: түземлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: өйрәнгән күнегүләрне кабатлау.

Җиһазлау: шакмаклар, таяк (2–шәр), бау (2 данә), ком тутырылган кечкенә капчыклар, кеглиләр.

Төп хәрәкәтләр:

1. 30 см биеклеккә сикереп алып, йөрү (5–6 тапкыр).

2. Җилкә турысыннан сул (уң) кул белән кечкенә капчыкларны ераклыкка ыргыту (5–6 тапкыр)

3. Шакмаклар арасыннан шуышу.