I. Кереш өлеш.

Бер рәткә тезелеп басу, гәүдә тигезлеген тикшерү, бер колоннага тезелү. Бер колоннада атлау, йөгерү (30 секунд), атлап бару (20 секунд), тәрбияче сигналына йөгерү (40 секунд). Йөгерү һәм атлауны чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре, аларның кеше тормышында урыны турнында мәгълүмат бирә.

Дидактик уен: «Яхшы – начар?»

(Балаларга сәламәтлеккә зыян китерүче начар гадәтләр сурәтләнгән карточкалар өләшенә. Уенчылар моның ни өчен зарарлы булуын әйтергә һәм сәламәтлек өчен файдалы булган гадәтләрне сурәтләгән парлы карточканы табарга тиеш).

Хәрәкәтле уен һәм уен күнегүләре:

1. «Тупны ыргыт» уен күнегүе.

Балалар залның бер башында тезелеп басып торалар. Кулларында – зур туплар. Бүлмәнең (мәйданчыкның) икенче башына, каршы якка, сызык сызыла (ара ераклыгы балаларның көчләренә карап билгеләнә). Уйнаучылар бер адым алга чыгып басалар. Тупны сызык артына җиткерергә тырышып, ыргыталар.

• Тәрбияче кайсы баланың тупны сызыкка кадәр җиткермәвен, кайсысының сызыктан уздырып җибәрүен билгели.

• Тупны ыргытучылар аны йөгереп барып алып киләләр дә икенче балаларга бирәләр.

2. «Кем беренче?» уен күнегүе.

Мәйданчыкның уртасына, бер-берсеннән 1–2 адым ара калдырып, кыршаулар (4–5) салына. Бер якта кыршаулар санынча флагчыклар куела. Икенче якта озын сызык сызыла. Уйнаучылар, 4–5 төркем булып, сызык артына (кыршаулар каршына) бер-бер артлы тезелеп басалар.

Тәрбияченең «Башладык!» дигән сигналыннан соң колоннада беренче булып басып торучылар каршыларындагы кыршауларга таба йөгерәләр, чүгәләп, кыршауны кулларына алалар һәм аны жиргә бастырып куялар. Тәрбияче: «Бер, ике, өч – тизрәк йөгереп кит!» – ди, бу вакытта колоннада икенче булып басып торучылар, йөгереп килеп, кыршау аша мүкәләп чыгалар да, флагчык янына килеп, аны кутәрәләр. Аннан соң флагчыкларны куялар һәм кыршау тотып торучы иптәшләрен алмаштыралар, ә тегеләре колонна артына барып басалар. Тәрбияченең «Бер, ике, өч – тизрәк йөгереп кит!» дигән сигналына хәзер инде колоннада беренче булып басып калган уенчылар флаг янына йегерәләр. Уен шулай дәвам итә. Биремне беренче булып тәмамлаган төркем жпңуче була.

3. «Карусель» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар түгәрәккә басалар. Тәрбияче балаларга ике очы бергә бәйләнгән бау (шнур) бирә. Балалар, уң куллары белән бауга тотынып, сулга борылалар да түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Әллә-лә, әллә-лә,

Карусельләр әйләнә!

Аннары борылабыз,

Һәм бик тиз йөгерәбез.

Балалар, шигырьнең эчтәлегенә туры китереп, башта әкрен генә, аннары кызурак йөриләр, ә соңыннан йөгерәләр. Балалар йөгергәндә, тәрбияче: «Йө-гер-де-ләр, йө-гер-де-ләр», – дип әйтеп тора. Балалар түгәрәкне ике тапкыр йөгереп әйләнгәч, тәрбияче: «Борылдык», – дип әйтеп, йөгерү юнәлешен үзгәртә. Уйнаучылар, кинәт борылып, сул куллары белән тиз генә бауга тотыналар һәм кире якка йөгерә башлыйлар. Аннан соң тәрбияче балалар белән бергә түбәндәге сүзләрне әйтә:

Ашыкмагыз, ашыкмагыз!

Карусельне туктатыгыз!

Бер-ике, бер-ике!

Менә уен да бетте!

Карусельнең хәрәкәте әкренәйгәннән-әкренәя бара. «Менә уен да бетте» сүзләреннән соң балалар, бауны идәнгә куеп, мәйданчыкка таралалар. Балалар бераз ял иткәч, тәрбияче сигналы буенча балалар яңадан бау янына җыелалар. Уен кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше

Балалар сайлавы буенча аз хәрәкәтле уен.