7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы:сәламәтлеккә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү
Белем бирү бурычы: гимнастик эскәмия буенча шуышу, сикергәндә тигезлекне саклау.
Җиһазлау: шалтыравык, шакмаклар (балалар санынча), гимнастик эскәмия (2 данә), шнур.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер рәткә тезелү, колоннага күчу. Тәрбияче сигналы буенча тизлекне үзгәртү. Таралышып йөрү, йөгерү. Парлашу. Түгәрәк ясап тезелү.
II. Төп өлеш
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, уң (сул) кулда шакмак. Кулларны ян-якка җәеп, өскә күтәрү, шакмакны сул (уң) кулга күчерү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларда шакмаклар. Шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү, алга иелү, шакмакларны идәнгә кую, тураю, кулларны билгә кую. Алга иелү, шакмакларны алу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп басу, шакмаклар тоткан куллар аста. Уңга (сулга) борылып, шакмакларны аяк янына кую, куллар билгә куеп, тураю. Уңга (сулга) борылу, шакмакларны алу башлангыч торышка кире кайту (һәр якка 3 тапкыр эшләү)
4. Башлангыч торыш – идәнгә утырып, куллар белән идәнгә таяну, шакмакларны үкчә белән тоту. Туры аякларны өскә күтәрү башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар бергә, куллар ирекле. Тыналыш ясап, шакмаклар янында сикерү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастика эскәмиясеннән шуышу (2–3 тапкыр);
2.2. Гимнастика эскәмиясендә йөргәндә, уртада борылып, алга таба бару;
2.3. 3 м аралыкта сузылган шнур аша уңнан – сулга сикерү (2–3 тапкыр).
3. «Үрмәкүч һәм чебеннәр» хәрәкәтле уены.
Уен түгәрәктә уйнала. Уртада бер бала «үрмәкүч» булып чүгәләп утыра. Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр. Җырның соңгы сүзеннән соң үрмәкүч сикереп тора, түгәрәктәге балалар берьюлы чүгәлиләр.
Менә чебеннәр парлашып, туйганчы биеделәр,
Йөри торгач, барысы да арыдылар, талдылар.
Әйләнделәр, борылдылар, як-якка күз салдылар,
Үрмәкүчне күргәннән соң, һушларыннан яздылар.
III. Йомгаклау.
Колоннада йөрү.