Бурычлар:

Үстерү бурычы: хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тирәлектә ориентлашуны үстерү.

Тәрбия бурычы: сәламәтлеккә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: гимнастика эскәмиясе буйлап шуышу, сикергәндә тигезлекне саклау күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: шалтыравык, шакмаклар (бала саны буенча), гимнастика эскәмияләре (2 данә), бау (шнур), кыршаулар.

Төп хәрәкәтләр төрләре:

1. Гимнастика эскәмиясе буйлап шуышу (2–3 тапкыр);

2. Гимнастика эскәмиясендә йөргәндә, уртада борылып, алга таба бару;

3. Кыршаудан кыршауга куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).