I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү (ераклык 10 м), йөгерү (ераклык 10 м). Йөрү һәм йөгерүне берничә тапкыр рәттән кабатлау.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче витаминнарның файдасы турында, аларның кеше тормышындагы урыны турында мәгълүмат бирә.

Дидактик уен: «Нәрсә артык?»

(Балалар яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары арасыннан артык предметларны табалар).

Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:

1. «Капчыкны алмаштыр!» уен күнегүе.

Балалар уен мәйданчыгының бер башында 2–3 колоннага бүленеп басалар. Һәр колоннаның алдыннан сызыклар сызыла. Мәйданчыкның икенче башында һәр колонна турысына берәр түгәрәк сызылып куела. Түгәрәкләр уртасында ком тутырылган бер үк төсле капчыклар ята. Колоннаның башында торучыларга да ком тутырылган капчыклар бирелә, аларның төсләре түгәрәктәге капчыклардан аермалы була. Балаларның барысы да: «Бер, ике өч!» – дип әйтәләр, һәм колоннада беренче булып басып торучы балалар, капчыкларны башларына куеп, кулларын ян-якка сузып үзләренең түгәрәкләренә тигезлек саклап баралар. Барып җиткәч, капчыкларын алмаштыралар һәм яңадан йөгереп, үз урыннарына кайталар. Капчыклар башка балаларга тапшырыла, йөгергән балалар колоннаның артына барып басалар. Барлык балалар да бер тапкыр барып, капчыкларны алмаштырып үткәч, уен беткән булып исәпләнә. Уенны беренче булып тәмамлаган (биремне үтәп, иң беренче булып тезелгән) колонна җиңүче була.

2. «Тупны ыргыт» уен күнегүе:

Балалар залның бер башында тезелеп басып торалар. Кулларында – зур туплар. Бүлмәнең (мәйданчыкның) икенче башына, каршы якка, сызык сызыла (ара ераклыгы балаларның көчләренә карап билгеләнә). Уйнаучылар бер адым алга чыгып басалар. Тупны сызык артына җиткерергә тырышып, ыргыталар.

• Тәрбияче кайсы баланың тупны сызыкка кадәр җиткермәвен, кайсысының сызыктан уздырып җибәрүен билгели.

• Тупны ыргытучылар аны йөгереп барып алып киләләр дә икенче балаларга бирәләр.

2. «Кармак» хәрәкәтле уены.

Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Уртага, кулына бау (сикергеч) тотып, уенны алып баручы баса. (Бауның очына комлы янчык бәйләнә) Ул, бау һәр баланың аягына тиярлек итеп, бауны идәндә әйләндерә башлый. Һәр бала сикергечнең хәрәкәтен игътибар белән күзәтә һәм, бау аның янына якынлашканда, бауны тидермәс өчен, сикереп ала. Аягына бау тигән бала уртага баса, сикергечне әйләндерә башлый, ә уенны алып баручы әлеге баланың урынын ала.

1. Кармак үз турыңа якынлашкач кына сикерергә кирәк.

2. Ком тутырылган капчык җиргә (идәнгә) ышкылып әйләнергә тиеш.

Йомгаклау өлеше

«Кем чакырды?» аз хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Алып баручы түгәрәк уртасында, ул күзләрен йома, берәр бала тыныч кына алып баручыга исеме белән дәшә. Әгәр дә алып баручы кем дәшкәнен таныса, алар урыннары белән алыша, уен кабатлана.