10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: спорт җиһазларына сак караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны хәрәкәттә икешәр (парлап) колоннага күчергә өйрәтү.
Җиһазлау: кыршаулар (бала саны буенча), кәрҗиннәр (3 данә), ком тутырылган капчыклар (бала саныннан 2-3 тапкыр күбрәк), стойкалар (2 данә), бау, кабартылган туплар, гимнастик эскәмия, шакмаклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, колоннага берәмләп тезелү, тәрбияче сигналына колоннада парлап тезелү, колоннада икешәр, кире берәмләп йөрү, чәчелеп йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Кыршау белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә. Кыршау тоткан кулларны өскә күтәрү, алга сузу, башлангыч торышка кире кайту (8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршау тоткан куллар аста. Кыршау тоткан кулларны өскә күтәрү, уңга(сулга) иелү. Туры басу, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршау тоткан бөкләнгән куллар күкрәк тирәсендә. Утыру, кыршау тоткан кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – идәнгә утырып, куршау тоткан кулларны күкрәк турысында тоту. Уң (сул) аякка таба иелү, башлангыч торышка кайту (һәр аякка 4 әр тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркада ятып,кыршау тоткан кулларны баш астына кую. Кыршау кырыена кагылырга тырышып, аякларны сузу, башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – кыршау эченә кереп басу. Кыршаудан кыршауга ике аякта алга таба сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Ком тутырылган кечкенә капчыкларны горизонталь максатлы урынга ыргыту (3 м).
2.2. Бау астыннан, бауга кагылмыйча, ян белән шуышып чыгу, (4–6 тапкыр).
2.3. Кабартылган туплар арасыннан аяк очларында йөрү.
Идәнгә өч кәрзин кую (яки кыршаулар кую), алардан 3 метр ераклыкта басу. Һәр баланың аяк астында ике-өч ком тутырылган кечкенә капчык. Капчыкны максатлы урынга ыргыту. Бөтен капчыклар кәрзингә эләккәч, аларны алу һәм күнегүне кабатлау.
3. «Песи һәм тычкан» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылардан бер бала – «тычкан», икенчесе «песи» итеп билгеләнә. Калган балалар, бер-берсеннән кул сузарлык ара калдырып һәм кулга-кул тотынышып, түгәрәк-кә басалар. Бер урында түгәрәк тоташмый кала (ике бала кулга-кул тотынмыйлар). Бу урын капка була.
Песи белән тычкан түгәрәк тышына басалар. Балалар түгәрәк буйлап әйләнеп йөриләр һәм түбәндәге шигырь сүзләрен әйтәләр:
Безнең песи бик сизгер,
Һәр тавышны ишетә.
Тычканнарны тотам дисә,
Армый-талмыйча көтә.
Шигырьнең соңгы сүзләреннән соң песи тычканны куа башлый. Тычкан түгәрәкнең читендә һәм эчендә йөгереп йөри. Ул түгәрәк эченә капкадан да, балаларның кул астыннан да үтеп керә ала. Песи түгәрәк эченә капка аша гына үтә ала. Түгәрәктә басып торучылар песине кул астыннан үткәрмәскә тиешләр. Песи тычканны тоткач, тәрбияче алар урынына бүтән балаларны билгели.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп атлау.