11 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: спорт җиһазлауына сак караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны хәрәкәттә икешәр (парлап) колоннага күчергә өйрәтү.
Җиһазлау: кыршаулар (бала саны буенча), кәрҗиннәр (3 данә), ком тутырылган капчыклар (бала саныннан 2-3 тапкыр күбрәк), стойкалар (2 данә), бау, кабартылган туплар, гимнастик эскәмия, шакмаклар.
Шөгыль барышы
Бурычлар:
Үстерү бурычы: балаларда горизонталь максатлы урынга ыргыту күнекмәләрен үстерү.
Тәрбия бурычы: спорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны хәрәкәттә икешәр итеп(парлап), колоннага күчә белү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: кыршаулар (бала саны буенча), кәрзиннәр (3 данә), ком тутырылган кечкенә капчыклар (бала саныннан 2–3 тапкыр күбрәк), гимнастика баганалары (2 данә), бау, кабартылган туплар, гимнастика эскәмиясе, шакмаклар.
Төп хәрәкәтләр:
1. Ко тутырылган кечкенә капчыкларны ату ысулы белән горизонталь максатлы урынга (в цель) ыргыту, ераклык 3 м (6–8 тапкыр);
2. Уч төбенә һәм тезләргә таянып, предметлар арасыннан үрмәләү (2 тапкыр);
3. Уң һәм сул аякларны чиратлаштырып, кабартылган туплар аша атлап чыгу (2 тапкыр).