12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: спорт җиһазлауына сак караш тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: үз организмнары, аның төзелеше турында күзаллауларны киңәйтү, хәрәкәттә икешәр (парлап) колоннага күчергә өйрәтү.
Җиһазлау: кәрҗиннәр (2 данә), туплар (бала саны буенча), бау, рейкалар, ком тутырган капчык.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, биремне анлату. Тәрбияче сигналы буенча, билгеләнгән сызыкка кадәр, кызу темпта йөгерүне башкару (ераклык 10 метр). Күнегүләрне төркемгә бүленеп башкару (2–3 тапкыр).
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче кешенәң тән төзелеше турында мәгълүмат бирә.
«Нәрсә ашарга мөмкин?» дидактик уены.
Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче предетлар һәм ашамлыклар белдергән сүзләрне атый. Мәсәлән: таш, күмәч, песи, сөяк, ипи, каймак һ. б. Әгәр ашауга кулланырга мөмкин булса, балалар «Әйе» диләр һәм кулларын күтәрәләр. «Юк» дигәндә, урыннарында утыралар.
Хәрәкәтле уеннар һәм уен күнегүләре:
1. «Төз ыргыту» уен күнегүе.
Бүлмә уртасына 50–60 см диаметрлы кәрзин кую. Балаларга кечкенә туплар өләшү (резин яки чүпрәк туплар). Кәрзин әйләнәсенә, бераз ара калдырып, түгәрәкләр сызу. Балалар түгәрәк эченә кереп баскач, сигнал буенча, тупларны кәрзингә берьюлы ыргыту. Оста ыргытучы балаларны мактау. Уенны барлык балалар да тупларны кәрзингә кертә алганчы кабатлау.
2. «Каршылыклар юлы» хәрәкәтле уены.
Балалар, ике колоннага бүленеп, бер-бер артлы тезелеп басалар. Юлга каршылыклар куела: залның бер башында, рейкаларга тоташтырып, 15–20 см биеклектә бау бәйләнә (яки 50–60 см киңлектә сызык сызыла). Икенче башка, араларын 80 см калдырып, 3–4 кыршау куела һ.б. Сигнал булуга, колоннада беренче булып басып торган бала бау аша сикереп чыга да, кыршауларга таба йөгерә. Кыршаудан үрмәләп чыкканнан соң, йөгереп килеп, колоннада икенче булып басып торган балага кулы белән кагыла да колоннаның артына барып баса. Ярышны икенче бала дәвам итә. Каршылыкларны үтеп, беренче булып тезелергә өлгергән команда җиңүче була.
3. «Кармак» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Уртага, кулына бау (сикергеч) тотып, уенны алып баручы баса. (Бауның очына комлы янчык бәйләнә) Ул, бау һәр баланың аягына тиярлек итеп, бауны идәндә әйләндерә башлый. Һәр бала сикергечнең хәрәкәтен игътибар белән күзәтә һәм, бау аның янына якынлашканда, бауны тидермәс өчен, сикереп ала. Аягына бау тигән бала уртага баса, сикергечне әйләндерә башлый, ә уенны алып баручы әлеге баланың урынын ала.
1. Кармак үз турыңа якынлашкач кына сикерергә кирәк.
2. Ком тутырылган капчык җиргә (идәнгә) ышкылып әйләнергә тиеш.
III. Йомгаклау өлеше
Балалар теләге буенча аз хәрәкәтле уен.