1 нче эшчәнлек.
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: сикерү һәм ыргыту күнекмәләрен ныгыту. Түгәрәк буенча йөгерү һәм төрле адымнар белән йөрүне кабатлау.
Җиһазлау: бау, гимнастик таяк (балалар санынча), гимнастик эскәмия (2 шт.), туп (балалар саныннан 2 тапкырга азрак)
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, түгәрәк буенча йөгерү. Аякларны чиратлаштырып бау аркылы йөрү (баулар бер-берсеннән 30–40 см ераклыкта урнаштырылган). Ирекле йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гимнастика таяклары белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар иңләр киңлегендә, таяк аста. Таякны өскә күтәрү, баш артына кую, өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны кушып кую, таяк күкрәк турысында. Таякны өскә күтәрү, уңга, сулга иелү, башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар иңләр киңлегендә, таяк аста. Чүгәләү, таякны алга сузу, башлангыч торышка кайту (6–8 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар иңләр киңлегендә, таяк аста. Таякларны өскә күтәреп, алга иелү, мөмкин булган кадәр идәнгә тидерү. Тураеп, таякны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар иңләр киңлегендә, таяк аста. Таякларна алга сузу, сикерү, аякларны бергә кушу, башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар иңләр киңлегендә, таякларны күкрәк турысында тоту. Уң (сул) аякларны уң (сул) якка сузып, аяк очларына басып, таякны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Кулларны ян-якка җәеп, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү;
2.2. Таяк аша сикерү. Таяклар арасы – 50 см (2–3 тапкыр);
2.3. Ике кул белән тупны баш аркылы ыргыту (10–15 тапкыр).
«Аягыңа тидертмә!» хәрәкәтле уены.
Балалар бер –береңнән 3–4 адым ара калдырып, түгәрәкләнеп тезеләләр. Бер бала – алып баручы – уртада басып тора. Аның кулында сикергеч. Ул, бераз чүгәләгән хәлдә сикергечнең бер башыннан тотып, аны идәнгә тияр-тимәс әйләндерә башлый. Түгәрәктәгеләр, сикергечне аякларына тидермәс өчен, ул якынлашкан чакта сикерергә тиеш булалар. Аягына сикергеч тигән бала, уртага басып, үзе сикергеч әйләндерә. Уен дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннаңа берәрләп йөрү.