Бурычлар:

Үстерү бурычы: хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия бурычы: барышында тигезлекне саклау күнекмәләрен ныгыту.

Белем бирү бурычы: сикерү һәм ыргыту күнекмәләрен ныгыту. Түгәрәк буенча йөгерү һәм төрле адымнар белән йөрүне кабатлау.

Җиһазлау: бау, гимнастика таягы (балалар санынча), гимнастика эскәмиясе (2 данә), таяклар, кечкенә туплар (балалар санынча).

Төп хәрәкәтләр:

1. Гимнастика эскәмиясе буйлап барганда, тупны һәр адым саен иптәшеңә ыргытып, ике кул белән тотып алу (2–3 тапкыр);

2. 2 метр ераклыкка сикерү, предмет аша сикереп чыгу, яңадан икеаяклап сикерү, предмет аша сикерү;

3. Тупны бер кул белән ыргытып, ике кул белән тотып алу (8–10 тапкыр).